tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чираттагы Казан мөселман кинофестиваленә гаризалар кабул итү вакыты игълан ителде
Чираттагы Казан мөселман кинофестиваленә гаризалар кабул итү вакыты игълан ителде

Чираттагы Казан мөселман кинофестиваленә гаризалар кабул итү вакыты игълан ителде

2022 елның 1 гыйнварыннан XVIII Казан халыкара мөселман кинофестиваленә гаризалар кабул итү башлана. “Матбугат.ру”га билгеле булганча, фестиваль 7-11 сентябрь көннәрендә Казанда узачак.

XVIII Казан халыкара мөселман кинофестивале регламенты нигезендә, фестивальдә катнашу өчен үз фильмын тәкъдим итәргә теләүчеләр бу хакта дирекциягә рәсми рәвештә 2022 елның 1 июненнән дә соңга калмыйча хәбәр итәргә тиеш. Сайлап алу комиссиясе үз эшен июль башына төгәлләячәк, шуннан соң конкурс программасы игълан ителәчәк.

Казан кинофестиваленең конкурс программасында тулы метражлы һәм кыска метражлы уен фильмнары, шулай ук кыска метражлы һәм тулы метражлы документаль фильмнар катнаша ала. Фестивальнең конкурс программасына гомумкешелек рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм мәдәни традицияләрне чагылдыручы, тынычлык урнаштыру, дин тоту һәм гуманизм идеяләрен чагылдыручы комиссия тарафыннан сайлап алынган Россия һәм чит ил картиналары кертелә.

Казан халыкара мөселман киносы фестивале башкарма директоры Миләүшә Айтуганова сүзләренә караганда, бу фестивальнең төп акценты Россия мөселманнары өчен мөһим датага – Идел буе Болгарында Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына юнәлдереләчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*