tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чирмешән, Балык Бистәсе, Алексеевск, Тукай халкы гошер җыя: яшелчәләр мохтаҗларга һәм дини уку йортларына таратыла
Чирмешән, Балык Бистәсе, Алексеевск, Тукай халкы гошер җыя: яшелчәләр мохтаҗларга һәм дини уку йортларына таратыла

Чирмешән, Балык Бистәсе, Алексеевск, Тукай халкы гошер җыя: яшелчәләр мохтаҗларга һәм дини уку йортларына таратыла

Татарстан мөфтиятенең башлангычы белән һәр ел сан гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе дәвам итә. Мисал өчен, башкалар арасынд әлеге изге гамәлгә Татарстанның Чирмешән, Балык бистәсе, Алексеевск, Тукай мөхтәсибәтләре дә актив кушылды.

Шушы көннәрдә Чирмешән мөхтәсибәтенең 10 мәчете 7 тонна гошер җыеп тапшырды. Иң активлар рәтендә – Кара Чишмә (3 т), Туймәт (2 т), Утыз Имән (2 т) мәчетләре. Халык үз хуҗалыгында үстергән бәрәңге, кишер, суган, кабак кебек яшелчәләрдән өлеш чыгарды. Әлеге көзге нигъмәтләр “Мөхәммәдия”, Әлмәттәге кызлар мәдрәсәсенә, “Ярдәм” фондына, Казандагы «Рамазан» мәчетенә озатылды. Сентябрь ае дәвамында мөхтәсибәттә 23 мәхәлләдән 50-60 тонна күләмендә гошер сәдакасы җыеп тарату ниятләнә.

Балык Бистәсе мөхтәсибәтенең Күгәрчен, Югары Тегермәнлек, Урахча, Яңа Сала, Яңавыл, Яңа Арыш, Күки, Таулар авылларыннан 5,5 тонна гошер җыелып, Казандагы “Мөхәммәдия”, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәләргә, “Зәкят” хәйрия фондына, Балык бистәсе районы Корноухово картлар йортына озатылды.

Алексеевск мөхтәсибәтенең Урта Тигәнәле мәчете 1,5 тонна гошерне “Зәкят” хәйрия фондына тапшырды, шулай ук Кыр Шынталысы, Коры Көрнәле авылларыннан җыелган яшелчәләр Россия ислам институтына озатылачак.

Тукай районы мөхтәсибәте бүгенге көндә 3 тоннадан артык гошер җыйды. Калмаш авылы халкы үстергән яшелчәләрдән Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсенә өлеш чыгарылды, Югары Байлар, Яңа Байлар, Иштирәк авылларыннан тупланган гошер мохтаҗларга, ялгызларга, инвалидлар үзәгенә таратылды. Гошер тапшырырга теләүчеләр яшелчәләрне сентябрь ае дәвамында Чаллы шәһәренең “Ихлас” мәчетенә китерә ала.

Гошер – сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең, үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт. Гошер сәдакасының мәҗбүри булуы хакында “Әл-Бәкара” (Сыер) сүрәсенең 267 нче аятендә әйтелә. Диния Нәзарәте башлангычы белән 2023 елның 23 сентябре Татарстанда Гошер көне дип игълан ителде.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*