tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чирмешән районында балаларны көлтә бәйләргә өйрәткәннәр
Чирмешән районында балаларны көлтә бәйләргә өйрәткәннәр

Чирмешән районында балаларны көлтә бәйләргә өйрәткәннәр

Чирмешән районы Әмир авылы “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары тарафыннан башлангыч мәктәп балалары белән “Көлтә бәйләү” чарасы оештырылды.
Тукай районында узган күчмә пленар утырышта булып кайтканнан соң, безнең хатын-кызлар үзләре алган тәҗрибәне башкалар белән дә бүлеште.

Әле күптән түгел, күрше Әлмәт районы Елхово авылында көлтә бәйләү чарасында катнашып, дәртләнеп кайтты алар. Соң булса да, кырларда өлгергән игенне комбайннар суктырганчы дип, җанатар ак калфаклы ханымнар тиз генә мәктәп балаларын җыеп, кулларына уракларын тотып, кырга юнәлделәр.

Шук бала-чагаларга да шул гына кирәк:табигатькә чыгу зур куаныч булды. Урак белән игенне урып, көлтә бавы үреп, көлтәләрне бәйләү җиңелләрдән булмады. Бу эшне белүчеләр саны да авылда хәзер 1-2 генә.

Киңәшләрне иң өлкән акъәбидән алдылар: сыңар учка сыярлык итеп башакларны сабак төбеннән урак белән урып аласың да, бау ишәсең,аннары җиргә горизонталь рәвештә сузып куясың,соңыннан шуның өстенә аркылы итеп сабаклы башакларны тигез итеп тезәсең (чамасына карап), аннары үргән көлтә бавының баш- башларын тоташтырып сүтелмәслек итеп бәйлибез. “Шундый берничә көлтәне таралмасын өчен, бер-берсенә терәп, бастырып куябыз, – дип сөйләп, һәм эшләп күрсәтте акъәбиләр.

Балалар күңелендә тәүге күренешләр саклана, диләр. Чыннан да, үз күзләре белән күреп,куллары белән эшләп карагач, тагын да җанланып китте алар: татар халык уеннары (“Ал тирәк-гөл тирәк”, “Куыш-куыш”,), җырлап – биеп, шигырьләр сөйләп, саф һавада тәмле “кыр чәе” дә эчкәч, аларның шатлыгы тагын да артты. Балалар ны өйрәткән арада, үзебез дә яшьлеккә кайтып килдек,” – ди “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары.

Гөлгенә ХАРИСОВА

Чирмешән районы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*