tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чишмә районында “Тарихны язалар яшәгән җирләрдә” диеп исемләнгән чара узды
Чишмә районында “Тарихны язалар яшәгән җирләрдә” диеп исемләнгән чара узды

Чишмә районында “Тарихны язалар яшәгән җирләрдә” диеп исемләнгән чара узды

“Кичәгеңдә бүгенгедәй
Күңелемә якын минем.
Утны, суны кичеп үткән
Каhарман халкым минем.

Чишмә районы Ярми авылында “Тарихны язалар яшәгән җирләрдә”-дигән чара Ярми авылының нәк уртасында урнашкан мәдәният йортында узды. Димәк җыр-моң бөтен авылга тарала. Урамда оештырылган күргәзмә авыл халкының тагын да уңганлыгын , булдыклылыгын күрсәтә. Бүген авылда көтеп алган кадерле кунакларны каршы алалар. Кунаклар арасында: Башкортстан татарлары конгрессының башкарма комитеты рәисе, Башкортстан Дәүләт җыены депутаты Заhир Әксән улы Хакимов, БР “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы президенты Люция Ябир кызы Вафина, БР hәм ТР халык артисты, җырчы ,виртуоз тальянчы Фән Гафис улы Вәлиәхмәтов,Роксана радиосы дикторы Зәлия Рәфис кызы Ахунова, “Кызыл таң” газетасы хәбәрчесе Эльвира Вәкил кызы Ямалетдинова,Бишбүләк, Бәләбәй, Туймазы, Уфа, Кырмыскалы hәм башка районнан килгән ак калфаклы ханымнар.

Чү! Ерактан ,төрле яктан гармун тавышлары агыла…. Авыл халкы бәйрәмгә җыела. Күрше авыллардан килгән фольклор ансамбльләре дә үзләренең милли киемнәре белән бәйрәмне бизәп кенә калмады , ә Сафар авылы “Ахирәтләр” татар халык ансамбле күчтәнәч итеп алып килгән “Сөлге чигү” күренешен күрсәтте,Калмаш авылы татар халык ансамбле “Куштирәк” белән Ярми авылы “Җидегән чишмә” кунакларга шифалы улән серләрен сөйләде hәм җырлар җырлады. “Мәтрүшкәләр”,” Балтырган”,”Балан чәчәге”-бу җырлар файдалы үләннәрне данлый торган бит. Иң матуры “Гашыйклар мендәре” . Үләннәре дә файдалы:кычыткан, каен яфрагы, әрем, андыз яфрагы, бөтнек, мәтрүшкә салына икән “Гашыйклар мендәренә!!! ”
Ярми авылының тарихын Чишмә мәдәният сарае артистлары үткән елларны кабаттан “торгызып” иң беренче бу җиргә аяк баскан Ярмихәммәт исемле кеше булуын,бу төбәктә җирнең уңдырышлы, суның шифалы , яшәү өчен оҗмах булуын театр итеп күрсәтте.

Ярми авылы узешчән төркеме, Чишмә мәдәният йорты артистлары, килгән кунаклар, Уфа шәһәреннән 4 яшьлек егетебез Ранель,Ясминә, Самира татар халык җырларын башкарды. Уфа шәһәреннән яңа гына оешкан “Нәврүз” төркеме шаян бию, җырлары белән дәртләндерде.Бишбүләктән “Ак калфак” бүлекчә җитәкчесе Мусаева Лилия бүләккә Ярми мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфия Харас кызына күз явын алырлык ак калфак бүләк итте hәм Шәмсия Җиhангированың “Кыйбла барлау” шигырьен сөйләп тамашачыларны тетрәндерде.Слак авылыннан 82 яшьлек Милә Якупова “Ярми матур акланда” дигән җырын җырлап , шул арада бәйләм бәйләп мастер-класс күрсәтте.
Төшке ашка корбан чалынды.Тәмле пловны Ярмидә Исмагыйлев Фәүзи пешерүендә бик тәмле булды.

“Сәхнә дуслары” төркеме Хакимьян Зариповның “Эх, кәләше дә, кәләше! дип аталган спектакльен тамашачыларга күрсәтте. Искиткеч спектакль!!!
Кунаклар белән юлыбыз дәвам итте…

Башкортстанда бүгенге көнгә кадәр сакланып килгән өч Кәшәнәнең берсе Турахан Кәшәнәсе 14че-15 че гасырда төзелгән. Ул Үрге-Тирмә авылы янында урнашкан. Аның тарихы белән Альбина Якупова таныштырып үтте. Чишмә районы мәдәният йорты артистлары соклангыч күренеш күрсәтте. Шул гасырга туры килгән өс киемнәре тегелгән, зур тырышлык салынган. Афәрин!!!

Чарабызның ахырында БР “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы президенты Люция Ябир кызы гореф-гадәтләрне саклап, татар халкына күрсәткән хезмәтләре өчен, яшь буынга дөрес тәрбия бирүләрен хуплап Ярми авылы башлыгы Исмагыйлев Ханур Шагинур улына, Чишмә мәдәният йорты җитәкчесе Эльвира Нәҗип кызы Яхинага,Ярми мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфия Харас кызы Сәрваровага,чараны алып баручы Зилә Фәрит кызы Карачуринага,оештыручыларга,килгән кунакларга, авыл халкына, театр төркеменә Зур рәхмәтен белдерде.Киләчәктәдә бергә булып, бердәм матур чаралар үткәрергә язсын дигән теләктә калабыз.

Альбина Якупова , Башкортстандагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы әгъзасы.

vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*