tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфа шәһәренең 65нче татар гимназиясенә Гази Заһитовның исеме бирелде
Уфа шәһәренең 65нче татар гимназиясенә Гази Заһитовның исеме бирелде

Уфа шәһәренең 65нче татар гимназиясенә Гази Заһитовның исеме бирелде

Башкортстан республикасы премьер-министры Алексей Назаровның 23 августтагы постановлениесы нигезендә, Уфа шәһәренең 65нче татар гимназиясенә Рейхстаг түбәсенә беренчеләрдән булып Җиңү байрагын кадаган татар солдаты Гази Заһитовның исеме бирелде.

Узган елны Башкортстанның Мишкә районы үзәгендә «Биш каһарман» мемориаль комплексында татар солдаты Гази Заһитовка тантаналы рәвештә һәйкәл ачылды. Чараның иң мәртәбәле кунаклары арасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров булды.

Башкортстан республикасы хакимиятенә татар каһарманының исемен мәңгеләштерүгә салган тырышлыклары өчен чын күңелдән рәхмәтләребезне җиткерәбез!

Гази Заһитов исемендәге Уфа шәһәренең 65нче татар гимназиясе укучыларына һәм укытучыларына герой исеменә лаеклы эшләр башкаруларын телибез!

vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*