tatruen
Баш бит / Яңалыклар / В.Г. Шәйхразыевның Татарстан Республикасы көне уңаеннан тәбрикләве
В.Г. Шәйхразыевның Татарстан Республикасы көне уңаеннан тәбрикләве

В.Г. Шәйхразыевның Татарстан Республикасы көне уңаеннан тәбрикләве

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле татарстанлылар!

Барыгызны да Татарстан Республикасы көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Республика көне Татарстанның төрле диндәге, 170тән артык милләт вәкилен берләштереп торучы олы бәйрәм булуыннан тыш, Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең башкалабыз Казанны, республикабызны рухи һәм тарихи ватан итеп танучыларның да кадерле бәйрәменә әверелде.

Бүгенге көндә безнең Россия һәм дөнья күләмендә горурланырлык  уңышларыбыз, ирешелгән югары күрсәткечләребез, талантлы шәхесләребез, үзенчәлекле толерант йөзебез бар. Без заман белән бергә атлыйбыз. Дөньякүләм глобальләшү шартларында милли гореф-гадәтләребезне, бай мәдәниятебезне, рухи мирасыбызны һәм телебезне саклап калу мәсьәләләрендә дә кулыбыздан килгәнчә тырышабыз. Без кайда гына яшәсәк тә, безне бер үк максатлар берләштерә. Без Ватаныбыз иминлеге, бүгенге яшәеш, яшь буынның якты киләчәге, Татарстаныбыз чәчәк атуы өчен тырышабыз.

Кадерле дуслар,  бәйрәм уңаеннан барыгызга да саулык-сәламәтлек, иминлек һәм эшләрегездә уңышлар телим. Илебез тыныч, күгебез һәрвакытта да аяз булсын. Барыгызны да Татарстан көне белән!

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе  В.Г. Шәйхразыев

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*