tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистай мөселманнары театральләштерелгән тамаша тәкъдим итте
Чистай мөселманнары театральләштерелгән тамаша тәкъдим итте

Чистай мөселманнары театральләштерелгән тамаша тәкъдим итте

19 декабрьдә “Чистай” мәдәният үзәгендә театральләштерелгән тамаша узды.

Менә инде дүрт ел рәттән ел ахырында Чистай мөхтәсибәте гомумкешелек кыйммәтләренә юнәлдерелгән, социаль характердагы программа әзерләп, район халкына тәкъдим итә. Быелгы чара “Адашкан уйлар” дип исемләнде. Әлеге тамашаның үзенчәлеге шунда ки, сәхнәдә барган хәрәкәтләр кинозал экранына яки экраннан залга күчә, ул тирән мәгънәгә ия һәм һәркемне уйланырга мәҗбүр итә. Елдагыча, әлеге программаны мөхтәсибәтнең яшьләр һәм мөслимәләр активы Мәүлид аена багышлап оештырды.

Театральләштерелгән тамашаны карарга төрле яшьтәге 400 артык кеше килде. Алар арасында Тарстанның Кама аръягы төбәге имам-мөхтәсибләре, мөгаллимнәр дә бар иде. Барлык катнашучыларны Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров сәламләде. Ул үзенең чыгышында әлеге программаны оештыруда мөхтәсибәтнең яшьләр һәм мөслимәләр берлегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде, барлыгы утыздан артык кешенең тырыш хезмәте кергәнен билгеләп үтте. Равил хәзрәт шулай ук Чистай шәһәре мөгаллимәләренә мөфти исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды.

Спектакль татар телендә рус титрлары белән барды. Бәйрәм дога кылу белән тәмамланды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*