tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистай районы Мөслим авылында балалар өчен бәйрәм узды
Чистай районы Мөслим авылында балалар өчен бәйрәм узды

Чистай районы Мөслим авылында балалар өчен бәйрәм узды

Җәй табигатьнең иң матур, иң бай вакыты. Балалар өчен бигрәк тә! Бу кояшлы, җиләк-җимешле, чәчәкле, хуш исле, күңелгә ямь өстәүче ел фасылында балаларның каникул вакыты да.

Шушы каникул вакытында сабыйлар күңелләренә иман нуры өстәр өчен Мөслим мәчете имам-хатыйбы Әнәс хәзрәт һәм битараф булмаган авылдашлар тарафыннан балалар өчен күңелле бәйрәм оештырылды.

Бәйрәм мәчеттә узды. Төрле уеннар, мастер-класслар, мәчетнең тәэсире, дини сабаклар сабыйларга хуш килде. Соңыннан тәм-томнар белән чәй эчеп тәмамладылар.

Барчагызга да Аллаһның рәхмәте яусын! Бу эшләр дәвамлы булсын иде, ин шә Аллаһ.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*