tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистай районында Якутиядән нәселле атлар үрчетүче Дугуйдаан Винокуров булып китте
Чистай районында Якутиядән нәселле атлар үрчетүче Дугуйдаан Винокуров булып китте

Чистай районында Якутиядән нәселле атлар үрчетүче Дугуйдаан Винокуров булып китте

Сәяхәтче һәм атлар үрчетүче Дугуйдаан Винокуров Оймяконнан (Якутиядәге авыл) Мәскәүгә кадәр юл үтәргә ниятли. Аның максаты – ат спортын һәм туризмны популярлаштыру, шулай ук якут токымлы атларның дөньяда иң чыдам булуларын исбатлау. Шушы көннәрдә ул Чистай районы чиген узды.

Дугуйдаан Винокуровның экспедициясе ел ярым элек башланган. Себергә кадәр ул икенче җайдак – кияве белән барган, ләкин килеп туган хәлләр аркасында, алга таба юлны берүзенә дәвам итәргә туры килгән. Җайдак 10 мең чакрымга якын юл узган. Маршрутның соңгы ноктасы – Мәскәү.

Чистайга керү юлында аны район җитәкчелеге, ветеринария хезмәте хезмәткәрләре, милли татар тәм-томнары белән җирле артистлар каршы алды. Якутиядән килгән кунакны район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Павел Емельянов сәламләде.

– Чистай җиренә рәхим итегез. Без сезнең батырлыгыгыз, үҗәтлегегез белән сокланабыз. Сезнең алга таба юлыгыз имин, куркыныч маҗараларсыз үтсен дип телибез, – диде Павел Борисович.

Бер көн эчендә сәяхәтче атларда 50 километрга кадәр юл уза. Хайваннарны Дугуйдаан үзе үстергән, шуңа күрә үзара аңлашу белән проблема юк. Атлар үз хуҗаларын тыңлыйлар.

– Мин нәселдән килгән атлар үрчетүче. Безнең хуҗалыкта 250 баш ат бар. Атка атланып ерак юлга чыгу идеясе кинәт туды. Бервакыт җирле аучылар белән сөйләшкәндә безнең республикага килүче туристлар турында сүз башладык. Алар машинада, мотоциклларда, велосипедта киләләр, ә менә атларда килүче юк. Әллә атта ил гизеп караргамы дип үзара шаяртып та алдык. Шулай итеп, вакыт узу белән хыялны тормышка ашырдык. Кайберәүләр үз күзләре белән күрмичә, моңа ышанмадылар. Бөтен җирдә мине җылы каршы алалар, юлда уңай хис-кичерешләр һәм кешеләрнең яхшы теләкләре озата баруына мин бик шат, – дип сөйли Дугуйдаан.

Сәяхәтче ашап һәм йоклап алу өчен тукталышлар ясый. Сәяхәт итәргә суык та, эссе дә, башка экстремаль шартлар да комачауламый. Әйтергә кирәк, якут атлары бик чыдам. Алар 70 градуска кадәр суыкка да, 38 градуска кадәр эссегә дә түзә алалар.

Татарстан Дугуйдаан уза торган 12нче төбәк. Уралдан аны ярдәм төркеме озата бара.

– Дугуйдаанның сәяхәте – ул, әлбәттә, батырлык. Ул моны Якутия Республикасының 100 еллыгына багышлады. 30 июльдә аны Мәскәүдә Коломенск паркында узачак милли бәйрәм – Ысыахта котлау өчен герой буларак көтәләр. Бу сәяхәт бөтен Россиягә, бөтен дөньяга якут атларының мөмкинлекләрен күрсәтергә тиеш, – ди РФ Президенты каршындагы Якутиянең даими вәкиллегенең баш киңәшчесе Евгений Петров.

Нәкъ менә якут аты Россиянең төньяк-көнчыгышын үзләштерүгә зур өлеш кертте. Якутиядә яшәүчеләр өчен ул изге хайван һәм традицион тормыш рәвеше нигезе. Сәяхәтченең максаты – аның чыдамлыгын исбатлау һәм республикалар арасында дустанә мөнәсәбәтне күрсәтү.

Якутиядә Дугуйдаан Винокуровны хатыны һәм ике баласы көтә. Улы белән ул Казанда очрашырга ниятли. Мәскәүгә кадәр юлны алар икәү дәвам итәчәкләр.

chistopol-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*