tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистайда Гаяз Исхакый истәлегенә XI Республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды
Чистайда Гаяз Исхакый истәлегенә XI Республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды

Чистайда Гаяз Исхакый истәлегенә XI Республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды

Чистай шәhәрендәге 2 нче гимназиядә күренекле язучы, публицист, драматург, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый истәлекләренә багышланган XI Республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе уздырылды.

Конференциядә Казан шәhәреннән мәртәбәле кунаклар – татар әдәбияты галиме, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче, Татарстан һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Миңнегулов Хатыйп Йосыф улы, татар әдәбияты белгече, КФУ профессоры ,филология фәннәре докторы,
Татарстанның һәм РФ атказанган мәдәният хезмәткәре., ТР язучылар берлеге идарәсе рәисе Фоат Галимулла улы Галимуллин, Татарстан сәясәтчесе. VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты (2019 елдан). «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы. Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре, Юридик фәннәр кандидаты Алсу Габдрахман кызы Тарханова , якташ язучыбыз Минзифа Әхмәтшина катнаштылар.

Бу бик тә мөhим чарада Чистай ак калфаклылары да катнашты. Алар язучы, журналист, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Туфитуллованың каhарман шәhәрдәшебез Өммегөлсем Камалованың ерак Төркиядә олуг шәхес Гаяз Исхакый белән аралашкан чорын чагылдырган ” Язмыш җиле” романындагы “Чистай кызлары” бүлегеннән бер өзек сәхнәләштерделәр. Шулай ук мастер- класслар күрсәттеләр, секция эшләрендә жюри вәкилләре булдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*