tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлки районында яшь каләм тибрәтүчеләр белән үзешчән шагыйрәләр очрашуы узды
Әлки районында яшь каләм тибрәтүчеләр белән үзешчән шагыйрәләр очрашуы узды

Очрашуга үзешчән шагыйрә Гүзәлия Рәхмәтуллина, Рамилә Гайнетдинова, Нәби Дәүли исемендәге гимназия укытучысы җитәкчелегендә “Алтын каләм” түгәрәгенә йөрүче каләм тибрәтүче укучылар җыелды.

Очрашу җанлы аралашу формасында барды. Кичә барышында һәр катнашучыга сүз бирелде. “Хисләр ташкыны” шигырьләр җыентыгы авторы Гүзәлия Рәхмәтуллинаның чыгышы катнашучыларның күңеленә аеруча да хуш килде. Ул шигырь язу серләре белән бүлеште, сорауларга җавап бирде, шигырь җыентыгының барлыкка килү тарихын сөйләде. Катнашучыларны иң мавыктырганы Гүзәлия Рәхмәтуллинаның шигырь язу күнекмәләре булды. Биремнәр кызыклы һәм файдалы иде. Беренче бирем авторның шигыреннән төшеп калган юлларны смайликлар белән күрсәтергә, икенчесе киресенчә экранда смайликлар белән бирелгән юллардан шигырь төзергә кирәк булды. Катнашучылар үзләренең килеп чыккан вариантын, ә Г. Рәхмәтуллина шигыренең тулы вариантын тирән кичереш белән, күңел кылларын тибрәтерлек итеп укыды.

Түбән Әлки авылы китапханәчесе Рамилә Гайнетдинова үз чыгышында шулай ук шигырь язуы белән мавыгуы күптән булуын, шигырьләрне кирәк булган чакта да яза алуын җиткерде. “Яшьлегемә кайтып киләм” исемле шигыре күпләрне яшьлекләренә алып кайтып килде.

Нәби Дәүли исемендәге гимназия укытучысы Шәйхетдинова Алия Илмир кызы шигырьләрне үзе өчен генә язуы, ә мәктәптә “Алтын каләм” түгәрәге эшләп килүен, укучылары төрле иҗатчылар конкурсларында катнашып, урыннар алуын, төрле вакытлы матбугатта да укучыларның иҗаты басылып торуын әйтте. Бу укучылар арасында туган тел укытучылары Сафина Лилия Гаваз кызының һәм Әһлиуллина Лилия Шәүкәт кызының укучылары да булуын ассызыклады.

Яшь каләм тибрәтүче укучылар үзләренең чыгышларында үзләре белән, үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырды. Алар арасыннан Мусина Камилә, Идиятуллина Диләрә, Мөхәммәткәримова Адилә, Фәсахова Зилә, Сафина Айзилә, Гатауллина Камиләләрнең иҗаты катнашучыларның күңеленә аеруча да хуш килде.

Чарада катнашучылар шундый очрашулар кирәклеген һәм күбрәк булсын иде дигән теләктә калдылар.

Чыганак: alki-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*