tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда Нәүрүз бәйрәме узды
Тубылда Нәүрүз бәйрәме узды

Тубылда Нәүрүз бәйрәме узды

Быел Нәүрүз бәйрәме шәһәрнең базар мәйданында башланды. Сәхнәдән төрле милләт халкын берләштергән бәйрәм белән тамашачыларны, оештыручыларны шәһәр Думасы рәисе Андрей Ходосевич, шәһәр Думасы депутаты, милли мәдәни автономия рәисе Сәет Хисмәтуллин, шәһәрнең мәдәният һәм туризм департаменты рәисе Анастасия Ионина котладылар.

Нәүрүз бәйрәме-көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. Себердә бу бәйрәмне Әмәл дип әйтәләр. Нәүрүз турында мәгълүмат белән баетылган, матур чыгышлар белән үрелеп барган бәйрәм тамашасында төрле милләт халкы рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр. Дөньядагы иң борыңгы бәйрәмгә багышланган концертны Төмән, Тубыл себер татар мәдәният үзәге артистларының, Рязань кунагы, җырчы Ихтиандр Кодировның, иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы “Ак калфак” рәисе Айсылу Юнысованың һәм башка чакырылган кунакларның чыгышлары бизәде. Бию ансамбле “Мирас”, вокал ансамбле “Себер нурлары”, “Тубыл кызлары” Нәүрүз бәйрәменә ямь өстәделәр.

Бәйрәм мәйданында тамашачыларны, кунакларны учакта пешкән пылау, милли ризыклар белән сыйладылар. Нәүрүзгә килүчеләр танылган сәнгать осталары күргәзмәсен карадылар, кул осталарының бизәнү әйберләрен сатып алучылар булды. Татар халкының милли йолаларын искә төшереп такмаклар әйтелде, балалар өчен оештырылган күңелле уеннарда һәркем теләп катнашты, бүләкләр алды.

Традициягә кергән Нәүрүз бәйрәме халкыбызның игелекле, кунакчыл, юмарт булганын күрсәтте. Бәйрәм концерты “Садака” йоласы белән тәмамланды.

Себер татар мәдәният үзәгендә Нәүрүзгә багышланган матур концерт тамашачыларын җыйды. Төмән өлкә милләтләр комитеты, Тубыл шәһәре мәдәният һәм туризм департаменты, ТООО “Ватан” үзбәк диаспорасы җитәкчесе Муин Сабиров ярдәме белән себер татар мәдәният үзәгендә тантаналы чара-Нәүрүз бәйрәме узды. Нәүрүзгә багышланган бәйрәм концертында чыгыш ясаучылар сокландыргыч матур милли күлмәкләрдә үзбәк халкы мәдәниятен, традицияләрен күрсәтте.

Кунаклар,тамашачылар игътибарына Тубыл, Төмән, Рязань артистлары чыгышларын тәкъдим иттеләр. Нәүрүз бәйрәменә багышланган чарада катнашучылар һәм кунаклар мәдәният үзәгенең икенче катында оештырылган оста куллар күргәзмәсен карадылар, үзләре дә интерактив мәйданчыкларда теләп катнаштылар, үзәкнең тарих һәм этнография музеенда экскуриядә булдылар. Сәләтле артистларның чыгышларына бай булган, гореф-гадәтләребезне күрсәткән Нәүрүз бәйрәме оешкан рәвештә, матур узды. Себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Вилдан Якуповка һәм коллективка тубыллылар рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.

                                              Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*