tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәндәрдә мөнәҗәтләр кичәсе узды
Әлмәндәрдә мөнәҗәтләр кичәсе узды

Әлмәндәрдә мөнәҗәтләр кичәсе узды

Апас районы Әлмәндәр авылы мәдәният йортында үткән дини кичәдә олысы-кечесе катнашты.

“Үлем һәм мәңгелек, кешенең эчке кичерешләрен, яшәү рәвешен, дөньяга карашын чагылдырган мөнәҗәтләр вакытлар узу белән дә үзенең әһәмиятен югалтмый. Алар электән үк яшь буынны тәрбияләүдә, чисталык, пакьлекне, яхшылыкны, тәкъвалыкны пропагандалауда иң үтемле чара булган. Бүген дә мөнәҗәтләр телдән-телгә, буыннан-буынга күчә”, – ди мәдәният йорты мөдире Лилия Камалиева.

Мөнәҗәтләр әйтеп, аларның мәгънәләренә тукталып, вакытның узганын да сизми калды алар. Мәгънәле һәм эчтәлекле кичә дәвамлы булыр дигән өметтә таралдылар.

apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*