Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Казан консерваториясендә 2022 елдан Татар музыкасы кафедрасы мөстәкыйльлек алды
Казан консерваториясендә 2022 елдан Татар музыкасы кафедрасы мөстәкыйльлек алды

Казан консерваториясендә 2022 елдан Татар музыкасы кафедрасы мөстәкыйльлек алды

Казан консерваториясендә 2022 елдан Татар музыкасы кафедрасы мөстәкыйль бүлекчә булып эшли башлады. Югары уку йортының әлеге һәм башка яңалыклары белән ректор, музыка белгече, профессор Вадим Дулат-Алеев журналистларны таныштырды. Ул шулай ук консерватория бинасы буйлап экскурсия уздырды.

«Безнең консерватория музыкантларның бөтен спектрын әзерли. Без Татарстанда яшибез һәм татар музыкасы традицияләренә игътибар итәбез. Консерваториядә Татар музыкасы һәм Этномузыкология кафедралары бар. Башка милли республикаларда андый милли музыка кафедрасы бар иде инде. Бездә генә юк иде», диде ректор.

Ул журналистларга Татар музыкасы кафедрасында шөгыльләнгән музыкантларны тәкъдим итте. Бүлекне танылган музыкант Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкли. Биредә Гөлнар Ярмиева, Ильяс Камалов, Эрдни Чавлинов һәм башлакалар белем бирә.

«Казан консерваториясе оешканның беренче көненнән алып татар халык иҗатын, татар композиторларын өйрәнү һәм белгечләр әзерләү беренче урында булды. Ләкин шушы көнгә кадәр безнең милли уен коралларында уйнарга өйрәнү дәресләре үткәрү мөмкинчелегебез юк иде. Туксанынчы еллар башында татар музыкасы кафедрасы ачылган да иде, әмма аңа үсү мөмкинлеге булмады. Берничә ел элек этномузыкология кафедрасы ачылды. Хәзер Вадим Дулат-Алеев тәкъдиме белән татар музыкасы кафедрасы ачылды», дип кафедра тарихын сөйләде профессор Сәгыйть Хәбибуллин.

Татар музыкасы кафедрасы мөдире Рөстәм Рәхмәтуллин тырышлыгы белән уку йортында Традицион музыка уен кораллары ансамбле төзелгән. Сәгыйть Хәбибуллин ансамбльнең оркестр булып үсү мөмкинлеген фаразлады.

Татар музыкасы кафедрасында белем алучылар баян һәм гармуннардан тыш, мандолина, гөслә, думбыра, кылкубыз кебек халык уен коралларын да кайтаралар.

Журналистларга Казан консерваториясенең төрле кафедраларында шөгыльләнгән студентларның репетициясендә булу мөмкинлеге тудырылды. Журналистлар тынлы уен кораллары, вокал белән шөгыльләнүчеләр, булачак дирижерлар белән танышты.

Татар музыкасы кафедрасы 1989 елда ачыла һәм аны 1994 елга кадәп Сәнгать фәннәре кандидаты Йолдыз Исәнбәт җитәкли. Алга таба кафедра башка кафедралар белән кушылып төрле үзгәрешләр кичерә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*