tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистайда Кояш Тимбикованың иҗатына багышланган әдәби- музыкаль кичә узды
Чистайда Кояш Тимбикованың иҗатына багышланган әдәби- музыкаль кичә узды

Чистайда Кояш Тимбикованың иҗатына багышланган әдәби- музыкаль кичә узды

Кичә шәhәребезнең үзәкләштерелгән китапханәсендә якташ язучыбыз Кояш Тимбикованың иҗатына багышланган әдәби- музыкаль кичә булды. Кичәдә китапханә хезмәткәре Альмира ханым Моратова язучының иҗаты белән таныштырды, шәhәребездә Кояш Тимбикова исемендәге әдәби премия турында сөйләде. “Чистай җире талантлары” исемле күргәзмә дә оештырылган иде.

Бу кичәдә “Ак калфак” оешмасы әгъзалары да катнашты: язучының сеңелесе Рушания ханым, Зәйтүнә ханым, Флюра ханым, Роза ханым, Гөлсинә ханым, Гөлгенә ханым. Рушания ханым Кояш апа турындагы истәлекләре белән белән бүлеште, язучының туган телебезгә, туган ягына, туган авылына булган зур ярату хисләрен ассызыклады. Шулай ук 2 нче гимназиядә 2010 елдан бирле Кояш Тимбикова исемендәге фәнни- эзләнү укулары оештырылып, бүгенге көнгә кадәр аныңдәвам итүе хакында сөйләде. Ә ак калфаклы ханымнар язучының “Ата каз” исемле хикәясен сәхнәләштереп, тамашачыларга татар халкының күркәм гореф- гадәтләреннән саналган ” Каз өмәсе” күренешен дә күрсәттеләр.

Язучының бу кечкенә генә күләмле әсәре аша тамашачыларны әниләр hәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрнең никадәр аермалы булуы хакында уйландырдылар. Тамашачылар бу очрашудан бик канәгать булдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*