tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөслимдә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының җыены узды
Мөслимдә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының җыены узды

Мөслимдә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының җыены узды

Мөслимдә “Ак калфак” хатын-кызлар җәмгыятенең җыены узды.

Шул уңайдан Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Рәес кызы килде. Мөслимлеләр башкала кунакларын чәк-чәк, татар уен кораллары моңнары белән каршы алды. Җыен кунаклары иң элек Мөслим районының уңган хатын-кызларның кул эшләре күргәзмәсен күзәтте, аннан алар залга үтте.

Җыен барышында районыбыз «Ак калфак» оешмасы вәкилләре эшчәнлекләре буенча хисап тотты. «Ак калфак» хатын-кызлар җәмгыяте вәкилләре белән бергәлектә җирлегебездә рухи мирасыбызны саклау, гореф-гадәтләребезне торгызу, милләтебезнең асыл кыйммәтләрен яшь буынга җиткезү кебек игелекле эшләр бихисап башкарыла.

Балаларыбызга аң-тәрбия бирүдә Мөслимдә яшәп иҗат итүче язучы, шагыйрьләребезнең дә өлеше бик зур. Алар чараның мәртәбәле кунаклары булдылар һәм тамашачыга үгет-нәсихәтләрен җиткерделәр.

Җыенның тантаналы өлешендә бүләкләнделәр:

1.      Лилия Яссир кызы Садриева – Милли мәдәниятне үстерү өлкәсендә күпъеллык фидакаръ хезмәте өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан ММР Башлыгы котлау адресы  белән һәм Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитетының рәхмәт хаты белән;

2. Халык язучысы Фоат ага Садриев – Милли  мәдәниятебезне үстерү өлкәсендә күпъеллык фидакарь хезмәте өчен БТК Башкарма комитеты рәхмәт хаты белән;

3.      Мөслимдәге җирле оешма җитәкчесе Эльвира Илфат кызы Гәрәева – «Ак калфак» бөтендөнья татар хатын – кызлары иҗтимагый оешмасы каршында нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт хатын белән;

4.      Җирле аккалфаклы, «Туган як» музее җитәкчесе Нәзилә Наил кызы Бәдретдинова Бүләкләнә «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы эшчәнлегендә нәтиҗәле хезмәте өчен район Башлыгы Почет грамотасы белән ;

5.      Олы Чакмак авылыннан  Тәслимә Шәймиева район Башлыгы рәхмәт хаты белән җирле «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы эшчәнлегендә нәтиҗәле хезмәте өчен;

6.      Баланлы авылыннан Илүсә Исламова район Башлыгы рәхмәт хаты белән җирле “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы эшчәнлегендә нәтиҗәле хезмәте өчен бүләкләнде.

Чара җыр һәм нәфис сүз белән үрелеп барды. Җыенның кунагы, бүген 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә Лилия  Садриева  туган көн котлаулары кабул итте.

Җыенга йомгак ясап Кадрия Идрисова «Ак калфак» оешмасы алып барган эшчәнлек белән таныштырды һәм хатын-кызларның милләтне саклаудагы өлеше турында сөйләде. «Гаиләнең тоткасы да, милләтнең киләчәге дә хатын-кызлар кулында. Чөнки бала яралганнан алып, бөтен гомер буена әнисе белән булган бәйләнешне югалтмый. Аны ныгыту өчен милли, дини гореф-гадәтләргә таянып яшәргә, эшләргә кирәк», -диде ул. Күпсанлы мисаллар ярдәмендә Кадрия ханым бу хакта кызыклы әңгәмә корды.

Очрашу бик мәгънәле һәм файдалы узды. Һәр катнышучының күңеленә якты хәтирә булып кереп калды.

muslumovo.tatarstan.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*