tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистайда Саматов укулары узачак
Чистайда Саматов укулары узачак

Чистайда Саматов укулары узачак

Рабигыль-ахыр аеның 4 нче көнендә (19 октябрьдә) Чистайның «Нур» мәчетендә Саматов укулары уза. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Чистай районы мөхтәсибәте оештырган җыен татар халкының күренекле дин галиме, Татарстанның беренче казые, ХХ гасыр азагы-ХХI гасыр башы күренекле дин әһеле Габделхак хәзрәт Саматовка багышлана. Конференция Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында «Имамнар – милләтебезнең рухи көзгесе» дигән исем белән үтә.

Әлеге укулар Габделхак хәзрәт Саматовның дини мирасын барлау, эшчәнлеген өйрәнү һәм традицион Ислам кыйммәтләрен ныгыту максатыннан, 2010 елдан бирле үткәрелеп килә. Беренче Саматов укулары Габделхак Саматовның 80 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган иде.

Габделхак хәзрәт Саматов – инкыйлабка кадәр булган татар дини мирасын дәвам итүче, Ислам диненә багышланган күп китаплар авторы. Бүгенге көндә дин өлкәсендә хезмәт куючы имамнарның күпчелеге – нәкъ менә Габделхак хәзрәтнең шәкертләре. Укулар вакытында Габделхак хәзрәт Саматов шәхесе татар-мөселман мәдәнияте традицияләрен дәвам итүче югары рухка ия шәхес буларак карала.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*