tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистайда Татар мәдәнияте көнен билгеләп үттеләр
Чистайда Татар мәдәнияте көнен билгеләп үттеләр

Чистайда Татар мәдәнияте көнен билгеләп үттеләр

31 октябрь көнне Чистай шәһәренең “Восток” мәдәният һәм ял Үзәгендә Татар мәдәнияте көнен билгеләп үттеләр. Чара Татар мәдәнияте айлыгының йомгаклау көне буларак узды.

Чистай халкын шушы олы бәйрәм белән шәһәр мөхтәсибе, “Нур” мәчетенең имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Кыямов һәм Бөтендөнья татар конгрессының ТР Чистай районы җирле оешмасының җитәкчесе Фәрит Галимов сәламләде.

Программа татар халкының узганын, бүгенгесен һәм киләчәген күзаллап оештырылган төрле күргәзмәләргә бай булды.

Татар халкының милли костюмнарыннан экспозиция, декоратив-гамәли эшләнмәләр күргәзмәсе, татар халкының иҗаты буенча мастер-класслар, курчак театры һ.б.

Бәйрәмне “Халкым иҗаты – күңелем түрендә” исемле концерт дәвам итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*