tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез Мәскәүдә җыелды
Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез Мәскәүдә җыелды

Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез Мәскәүдә җыелды

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин VII Бөтендөнья ватандашлар конгрессы составына кертелгән чит илләрдәге татар иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән очрашты. Кунакларга ул вәкиллек эшчәнлегенең төп юнәлешләре, аның максатлары, бурычлары һәм хәзерге тормышка ашырыла торган проектлар турында презентация үткәрде. Очрашуны координацияләүчеләр арасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының якын һәм ерак чит илләр татарлары иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Кутеева бар иде.

Очрашу барышында Равил Әхмәтшин милләттәшләргә Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган истәлекле билгеләр дә тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, 15-16 октябрьдә башкалада Россия ватандашларының VII Бөтендөнья конгрессы узачак. Чарага 102 илдән 400гә якын делегат килүе көтелә. Форумда федераль органнар җитәкчеләре катнаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*