tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Серов шәһәрендә “Татар җыены – 2021” узды
Серов шәһәрендә  “Татар җыены – 2021” узды

Серов шәһәрендә “Татар җыены – 2021” узды

14 октябрь көнне Свердловск өлкәсенең Серов шәһәрендә “Татар җыены – 2021” узды. Монда шәһәрендә Төньяк идарә округының татар оешмалары җитәкчеләре җыелды.

Кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде. Биредә Төньяк идарә округы җитәкчелеге, татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм милләттәшләребез катнашты.

Очрашуда Бөтенроссия халык санын алу мәсьәләләре хаакында фикер алыштылар. Данис Шакиров милләттәшләребезнең бу акциягә кагылышлы сорауларына җавап бирде. БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Халык санын алуда катнашуның мөһимлеген билгеләп үтте.

Чара кунаклары шулай ук Төньяк идарә округы татар мәдәнияте коллективларының милли традицияләрен саклауга багышланган күргәзмә белән таныштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*