tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Фәтхи Бурнашның тууына 120 ел
Бүген Фәтхи Бурнашның тууына 120 ел

Бүген Фәтхи Бурнашның тууына 120 ел

Яңа 2018 нче елның беренче аенда,  20-нче январенда, Чуашстанның Батыр районы Кыр Бикшиге авылында, татар халкының мәшһүр классигы, язучы –  драматург Фәтхи Бурнашның 120 еллыгына багышлап зур тантана үткәрелә.  Кыр Бикшиге авылы халкы,  җәмәгатьчелек,  Фәтхи Бурнашка багышлап истәлекле тамга-һәйкәл ясады, аның ачылышы һәм тантаналы бәйрәм  үтәчәк. Бәйрәм тантанасына Бөтендөнья татар конгрессыннан кунаклар, Татарстан Республикасы язучылар берлегеннән Ркаил Зәйдулла катнашындагы мәртәбәле язучылар делегациясе, Г.Камал театры артистлары чакырылды.  Халыкка бәйрәм булсын өчен  Фәтхи Бурнашның “Яшь йөрәкләр” спектакле, яки шушы спектаклдән яшьләр уены күренеше  чакырылды.  Җирле халык театры Фәтхи Бурнаш пьесаларыннан төрле өзекләр әзерләде.

Белешмә:

Фәтхи Бурнаш, тулы исеме Фәтхелислам Закир улы Бурнашев(1898 — 1942) — күренекле татар шагыйре, драматург, публицист, әдәбияттәнкыйтьчесе, тәрҗемәче.

Ул 1898 елның 13 гыйнварында элекке Сембер губернасының Буа өязе(хәзерге Чуашстанның Батыр районы) Кыр Бикшеге авылында мулла гаиләсендә туган. Авыл мәктәбендә башлангыч белем алганнан соң, 1907 елда әтисе аны Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә урнаштыра. Күпчелек шәкертләр кебек үк, Фәтхелислам да мәдрәсәнең югары классларында үз көнен үзе күреп укый: җәйләрен казакъ далаларында мөгаллимлек итә яки Мәкәрҗәгә барып, көнлекче эшләрдә йөри, 1916 елда ул «Мөхәммәдия»не бөтенләй ташлап чыга һәм, үзлегеннән хәзерләнеп, дүрт класс гимназия программасы күләмендә рус теленнән имтихан тота.

Октябрь инкыйлабыннан соң Үзәк мөселман хәрби коллегиясе органы «Кызыл Армия» газетасының мөхәррире булып эшли.

1920-30 елларда аның драма әсәрләре татар сәхнәсеннән төшми, тамашачылар арасында искиткеч популярлык казана.

1940 елны кулга алына, 10 елга хөкем ителә. 1942 елда атып үтерелә

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*