tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашия татарлары Йолдыз авылындагы укытучы гаиләсенә йорт төзи башлады
Чувашия татарлары Йолдыз авылындагы укытучы гаиләсенә йорт төзи башлады

Чувашия татарлары Йолдыз авылындагы укытучы гаиләсенә йорт төзи башлады

Июньнең беренче көннәрендә Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбулов җитәкчелегендәге делегация янгыннан зыян күргән Курган өлкәсенең Йолдыз авылына чираттагы гуманитар ярдәмен алып килделәр.

Мансур хәзрәт билгеләп үткәнчә, имамнар җыелышында Чувашиянең барлык мәчетләрендә янгыннан зыян күрүчеләргә акча һәм гуманитар ярдәм җыю игълан ителгән булган. Йолдыз авылына беренче тапкыр килгәч авылдагы укытучы гаиләсенә торак йорт төзү карары кабул ителгән.

Чираттагы сәфәр вакытында Чувашиядән килгән милләттәшләребез янгыннан зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәмнәрен тапшырдылар, шулай ук җыелган акчага бетон блоклар һәм башка төзелеш материаллары сатып алынган. Якын арада төзүчеләр фундамент эшләрен башлаячак, тиздән өй өчен бура китертелеп тулысынча йортны торгызу да планлаштырыла.

Шулай ук Мансур Хәйбулов яңа гына Шадринск районының бер төзелеш фирмасы белән килешү имзаланган булуын һәм әлеге оешманың төзүчеләре йортны ахыргача эшләп бетереп тапшырачакларын ассызыклады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*