tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашиядә «Урталык» мәчетенең 145 еллыгын билгеләп үттеләр
Чувашиядә «Урталык» мәчетенең 145 еллыгын билгеләп үттеләр

Чувашиядә «Урталык» мәчетенең 145 еллыгын билгеләп үттеләр

22 июльдә Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Батыр районының Шыгырдан авылында «Урталык» мәчетенең 145 еллыгы уңаеннан тантаналы чара үткәрде. Әлеге истәлекле дата уңаеннан бәйрәмгә күпсанлы мактаулы кунаклар, дин эшлеклеләре һәм дин тотучылар җыелды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде. Мансур хәзрәт шулай ук Шыгырдан авылы халкын истәлекле дата белән котлады.

Чувашия мөфтиенең беренче урынбасары Ильяс хәзрәт Сафиянов тантананы Изге Коръән уку белән башлады. «Урталык» мәчете имамы Рифкать хәзрәт Юнысов, Батыр муниципаль округы башлыгы урынбасары Равил Ямалетдинов, Шыгырдан территориаль бүлеге башлыгы Марат Айзатуллов, «Росмигрант» вәкиле Илдус Зәйнетдинов, имамнар һәм авыл кешеләре сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады.

Чарада Чувашия Республикасы мәчетләре каршындагы җәйге дини курсларда укучы шәкертләр дә катнашты, алар кунакларга мәчеттә алган белемнәрен күрсәтте. Яшь мөселманнар шулай ук туганнары һәм якыннарына үз куллары белән ясаган бүләкләр дә әзерләгән иде, бу чарада катнашучыларда уңай хис-кичерешләр уятты.

Чара бәйрәм мәҗлесе белән тәмамланды.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*