tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл районының 100 еллыгына багышланган “Себер баурсагы” фестивале узды
Тубыл районының 100 еллыгына багышланган “Себер баурсагы” фестивале узды

Тубыл районының 100 еллыгына багышланган “Себер баурсагы” фестивале узды

Тубыл районының 100 еллыгына багышланган “Себер баурсагы” фестивале Прииртышскийның “Сибиряк” спорт–сәламәтләндерү комплексында узды. Өченче гастрономия фестивалендә Тубыл, Төмән, Вагай, Уват районнарыннан осталар катнаштылар.

Бәйрәм кунакларын, фестивальдә катнашучыларны, тамашачыларны Төмән өлкә Губернаторы Александар Моор, район администрациясе башлыгы Леонид Митрюшкин котладылар.

Александр Викторович Тубыл районы һәм аның халкы турында уңай фикерен белдерде, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен сакларга, хөрмәт итәргә чакырды. Кунакчыллык, бердәмлек символы-Себер баурсагы яңа рекорд алсын дигән теләкләрен юллады.

12 команда да катнашучыларның баурсакларына җюри әгъзалары:Тубыл шәһәренең атказанган гражданы, хөрмәтле Зәкинә Арангулова, себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинских, аның урынбасары Илтус Уразмәмәтов, Тубыл шәһәре милли мәдәни автономисе рәисенең урынбасары Нуриля Шамратова баурсакларның биеклеген һәм киңлеген төгәл үлчәп бәя бирделәр. Узган елдагы рекордны уздырып Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәге быел да беренче урынны алдылар. Мәдәният үзәге осталары баурсакны 76 см киңлектә һәм 36 см биеклектә пешергәннәр. Инде Россия рекордлар китабындагы язманы яңартырлар.

Барусакны казанда кыздырып пешерүче себер татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре: Маһинур Тимербулатова, Рәсилә Колмәмәтова, Римма Баганаева. Маһинур Тимербулатова зур баурсак пешерү серләре белән уртаклашты:”Безнең тәҗрибә зур. Себер татар баурсагын элек-электән дини, милли бәйрәмнәрдә пешерәбез. Хәзер күзләрне йомып та камырны суза алабыз. Зур баурсакны казанда кыздыру өчен 80 литр көнбагыш маен кулландык. Бер литр сөткә сигез йомырка кирәкте. Казаныбыз бераз кечерәк булды. Узган елдагы нәтиҗәбезне быел җиңдек. 76см киңлектә һәм 36 см биеклеткә эшләнгән баурсак беренче урынга чыкты. “Кунакларны каршы алу” номинациясендә икенче урынга чыктык. Мондый искиткеч гастрономик милли аш-су фестивален оештырганнары, анда чакырганнары өчен рәхмәт белдерәбез. Себер татар мәдәният үзәгендә эшләүче коллегаларыбыз, җитәкчебез Айгол Моратованың, режиссерыбыз Рузалия Корманаливаның, артистларыбызның милли мәдәнияткә карата мөнәсәбәтләре, гореф-гадәтләрне саклаулары өчен горурланабыз,”-дип кичерешләре белән уртаклашты.

“Себер баурсагы” фестивалендә быел икенче урынга Дегтярево, Тоболтора, өченче урынга Санниково осталары чыкты.

“Кунакны каршы алу” номинациясендә беренче урынга Дегтярево авыл җирлегенең “Зира” командасы лаеклы булды. Котлауларыбызны аларга юллыйбыз.

Кулинар ярышлардан тыш, фестивальдә катнашучылар, кунаклар, балалар төрле спорт ярышларында, кызыклы уеннарда катнаштылар. Утын кисү, чүлмәк вату, мастер-классларны, ярышларны үткәрүчеләр тамашачыларны җыеп, күңелле оештырып, мавыктыргыч итеп уеннар үткәрделәр. Бәйрәм сәхнәсеннән өлкәбезнең сәләтле җырчылары, “Ак калфак” шәһәр иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы рәисе Айсылу Юнусова, биючеләр дәртле чыгышлары белән тамашачыларны сөендерделәр. Көтеп алган “Казан егетләре”нең матур чыгышлары бәйрәмне бизәде.

Үзе бер зур бәйрәм чарасын хәтерләткән “Себер баурсагы” фестиваленең дәрәҗәсе үсә барсын. Гореф-гадәт йолаларыбызны саклаучы катнашучыларга, оештыручыларга уңышлар телисе кала.

                                                      Римма Умитбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*