tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашиядән Таһир Шәмсетдинов БДИны 100 баллга тапшырган
Чувашиядән Таһир Шәмсетдинов БДИны 100 баллга тапшырган

Чувашиядән Таһир Шәмсетдинов БДИны 100 баллга тапшырган

Чувашия республикасының Шыгырдан авылның Әнвәр Зыятдин улы Фәизов исемендәге мәктәп укучысы Таһир Шәмсетдинов рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын иң югары баллга тапшырган. Ул татар мәктәпләре укучылары арасында мондый күрсәткечкә ия булган бердәнбер укучы. Бу хакта Чувашия республикасы мәгариф һәм яшьләр сәясәте министры Дмитрий Захаров хәбәр итә.

Хәбәрдән аңлашылганча,  быел Чувашиядә 13 укучы рус теленнән БДИны 100 баллга тапшырган, алар арасында бер татар егете дә бар.

Таһир Шәмсетдинов «Татар-информ» хәбәрчесенә әйткәнчә, ул бу күрсәткечкә бик шат. Аның фикеренчә, тырышкан кеше, нинди генә мәктәптә укуына һәм кайсы милләт вәкиле булуга карамастан, нәтиҗәгә ирешә ала.

Таһир бу имтихандагы нәтиҗәләргә ирешүенә өлеш керткән укытучыларына рәхмәтләрен әйтте. «Бу югары нәтиҗәләргә ирешүем өчен мин безнең рус теле укытучысы Гөлсирин Ринат кызы Шәрәфетдинова һәм мина рус теленнән гыйлем нигезләре биргән  Фәүзия Зәйдулла кызын Черековага бурычлы», – диде ул.

Ул татар телен көндәлек тормышта даими куллануын әйтте. «Һәркөнне татарча сөйләшәм. Татар теле – ана телебез, рус теле – дәүләтебез теле булу сәбәпле, безгә кимендә шушы ике телне яхшы итеп белергә кирәк. Һәм мин рус телен әйбәт белүем алдагы тормышта үсеш мөмкинлекләре бирә дип саныйм», – ди укучы.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*