tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли китапханәдә Йолдыз Миңнуллинаның шигърият киче узачак
Милли китапханәдә Йолдыз Миңнуллинаның шигърият киче узачак

Милли китапханәдә Йолдыз Миңнуллинаның шигърият киче узачак

Йолдыз Миңнуллинаның «Кич» дип аталган шигърият киче 26 июньдә Милли китапханәдә – «Моң» театраль мәйданчыгында үтә һәм кичке   19.00 сәгатьтә башлана.

Йолдыз Миңнуллина шигырьләрен үзе укый. Шигърият киченә регистрацияне «Моң» театраль мәйданчыгы үткәрә. Регистрация әлегә ачык,

Йолдыз Миңнуллина  — XXI гасыр татар шагыйрәсе, журналист. «Калеб» иҗади берлеге лидерларының берсе. «Яңа татар прозасы» конкурсын оештыручы. «Яңа татар пьесасы-2007», «Тантана» (2022) премияләре лауреаты. ТР Язучылар берлеге әгъзасы.

Ул Татарстан Республикасы Казан шәһәрендә туа. Татар гимназиясен тәмамлый. Казан дәүләт университетының механика-математика факультетына укырга керә. Әдәбиятка булган мәхәббәте КФУның татар филологиясе факультетына алып килә. Аны тәмамлагач, Мәскәүдә Әдәбият институтында укый.

2002 елдан «Ялкын» журналында эшли башлый. 2011 елдан алып 2016 елга кадәр журналның баш редакторы була.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*