tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашиянең Урмай авылында Рәхимулла хәзрәт Миназетдинов исемендәге үзәктә викторина булды
Чувашиянең Урмай авылында Рәхимулла хәзрәт Миназетдинов исемендәге үзәктә викторина булды

Чувашиянең Урмай авылында Рәхимулла хәзрәт Миназетдинов исемендәге үзәктә викторина булды

Чувашиянең Урмай авылы «Рәхимулла хәзрәт Миназетдинов исемендәге» үзәк Җәмигъ мәчетендә яшь мөселманнар арасында викторина узды. Аны Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы Урмай мөхтәсибәте оештырды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Викторинада Чичкан, Тукай авылы мәчетләре, «Рәхимулла хәзрәт Миназетдинов исемендәге» мәчет һәм Урмай авылының «Тау башы» мәчете каршындагы курсларда белем алучы шәкертләр катнашты. Шәкертләр дүрт биремне үтәде: «Фатиха», «Кәүсәр», «Ихлас» сүрәләренең берсен яттан сөйләде һәм кече тәһарәт алу тәртибен күрсәтте.

Яшь мөселманнарның белем дәрәҗәсен составында Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте Үзәкләштерелгән дини оешмасының «Гөлестан» мәдрәсәсе мөгаллиме Илгиз хәзрәт Тәкыйуллин, «Рәхимулла хәзрәт Миназетдинов исемендәге» мәчет имам-хатыйбы Хәмидулла хәзрәт Миназетдинов һәм мөгаллимә Алсу ханым булган жюри бәяләде.

Урмай мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Ямалетдинов 1, 2 һәм 3нче урыннарны яулаган шәкертләргә грамоталар, шулай ук истәлекле бүләкләр тапшырды.

«Мондый чаралар балаларга уңай йогынты ясый. Алар шәкертләргә үз яшьтәшләре белән очрашу һәм аралашу, яңа танышлар табу мөмкинлеген бирә, аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәтә», – диелә хәбәрдә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*