tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашстанда Минсәет Тазетдинов призына традицион 33 нче көрәш турниры үтте
Чувашстанда Минсәет Тазетдинов призына традицион 33 нче көрәш  турниры үтте

Чувашстанда Минсәет Тазетдинов призына традицион 33 нче көрәш турниры үтте

Чувашстанның Батыр районы Шыгырдан авылында Россиянең атказанган спорт мастеры Минсәет Тимергали улы Тазетдинов призына традицион 33 нче турнир гөрләп узды.

Күренекле милләттәшебез Минсәет Тазетдинов гомере буе спорт, грек-рим көрәше белән шөгыльләнә. Ул – Россиянең атказанган спорт мастеры, СССР, Европа чемпионы. Шулай ук СССР беренчелегендә, И.Поддубный исемендәге халыкара турнирда, Румыния, Болгария, Чехословакия, Норвегия, Германия һәм Швециядә Дөнья кубогына узган ярышларда җиңүче. Күпләргә ул СССР, Европа, Дөнья чемпионатының көмеш призеры, СССР халыклары спартакиадасында бронза медаль алучы буларак та яхшы таныш.

Хәзерге вакытта Минсәет Тимергали улы үзенең осталыгын, бай тәҗрибәсен яшь буынга тапшыра. Ул өлкә татар автономиясе һәм автономиянең Засвияжье, Тимерьюл район советлары эшчәнлегендә актив катнаша, бер генә милли-мәдәни чарадан да читтә калмый. Мәшһүр спортчы бөтен көчен һәм тырышлыгын куеп, һәр елның яз башында үзенең туган якларында – Чувашстанның Шыгырдан авылында көрәш буенча турнир уздыра.

Көрәш буенча турнирда Чувашстан, Татарстан һәм Мари Эль республикалары, Ульяновск өлкәсе командалары катнашты. Пәһлеваннарны шәрәфле кунаклар – Чувашстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары О.В.Мешков, В.М.Антонов һәм С.П.Семенов сәламләде. Алар турнирны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткереп, спорт өлкәсендә зур дәрәҗәләргә ирешкән данлыклы милләттәшебез Минсәет Тазетдиновка яшь буын көрәшчеләрне әзерләүдә уңышлар теләделәр. Ә Минсәет Тимергали улы турнирның спонсорларына – Ф.Ш.Аюпов, Ә.М.Маликов, А.А.Шараев, Ульяновск өлкәсенең спорт көрәше федерациясе җитәкчесе М.И.Хисамов, М.Я.Арифуллин, А.В.Федоров, Ф.Н.Якупов, Ю.В.Федоров белән И.Ф.Билаловка рәхмәт сүзләрен юллады.

“Иң оста көрәшчеләребез җиңүче исеменә лаек булды. Аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды”,- ди Минсәет Тазетдинов.

Р.Нигъмәтле

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*