tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров архитектор Сакен Нарынов белән очрашты
Данис Шакиров архитектор Сакен Нарынов белән очрашты

Данис Шакиров архитектор Сакен Нарынов белән очрашты

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров совет һәм Казахстан архитекторы, профессор Сакен Нарынов белән очрашты.

Якын дусты, татар халкының күренекле рәссамнарының берсе Камил Муллашев киңәше белән, Сакен Жомарт улы Бөтендөнья татар конгрессында булды, оешманың эшчәнлеге белән танышты.

Очрашуда Казан шәһәренең яңа Җәмигъ мәчете концепциясе турында фикер алыштылар. Сакен Нарынов хәзерге вакытта Җәмигъ мәчете проектын эшләү белән шөгыльләнә. Шәһәрдә ул яңа мәчет урнашачак территория белән танышты, архитекторлар белән очрашты.

– Җәмигъ мәчете проектларын 20ләп төркем эзерли, конкурс нигезендә иң яхшы идеяләр сайлап алыначак. Мин бик күп илләрдә булдым, анда мәчетләрнең архитектурасын һәм тарихын өйрәндем… Мөхәммәд Пәйгамбәребез  әйткән: “Намазда әхлакый чисталык мөһим, бу йөрәк һәм күңел чисталыгы турында кайгырту, начар уйлардан һәм гадәтләрдән арыну дигәнне аңлата, – дип сөйли ул.

Исегезгә төшерәбез, Идел буе Болгар дәүләтендә  Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Казанда Җәмигъ мәчете төзелешенә истәлек ташы кую тантанасы 20 май көнне узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*