tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чын халык бәйрәме
Чын халык бәйрәме

Чын халык бәйрәме

Танылган якташыбыз, татар халкының мәшһүр җырчысы Рәшит Ваһаповның тууына 115 ел тулуга багышланган Төбәкара татар халык иҗаты фестиваль-концерты 27 ноябрь көнне Түбән Новгород өлкәсе үзәгенең “Буревестник” кинотеатр залында гөрләп узды. Иң куанычлысы – 360 тамашачыга исәпләнгән зал бу көнне шыгрым тулы иде.

Быелгы фестиваль, чын мәгънәдә, халык бәйрәме булып истә калыр. Беренчедән, күренекле якташыбыз Рәшит абый Ваһаповка багышланган милли чара башка урында, башка дәрәҗәдә узарга тиеш булса да, соңгы вакытта планнар үзгәрде. Шулай да без аны уздырырга булдык. Ул узып баручы ел өчен иң авыры, иң катлаулысы да булгандыр, бәлки. Алдан бер төрле уйланылса да, гел икенче төрле килеп чыкты, әмма бик кызык, аеруча халыкчан, ниндидер бер бүтәннәргә  охшамаган чара буларак истә калыр ул.

Дүшәмбе көн, шәhәрнең иң ерак Сормово районы, кыш, яңгыр, концерт залы түгел, сәхнә арты булмаган кинотеатр… Кунакларыбызның күпчелеге ерактан, күңел тынычсыз, тамашачы да җыелмас дип куркыта…

Ә үзебез бик тырышып әзерләндек, яңалыклар кертәргә тырыштык. Килгәннәрне фойеда Спас муниципаль округының Татар Моклокасы авылы коллективы, Дзержинск татарларының җирле милли-мәдәни автономиясе, үзебез оештырган матур күргәзмәләр, безнең яшь активистлар каршы алды.

Кешеләр бер-бересе белән аралаша, кочаклаша, сөйләшеп туймый… Аннан китте тәм-томнар белән сыйлану, милли уеннарыбызны уйнатып, татарча җырлап- биюләр. Әй, рәхәтләнде инде халык – урысы да, татары да, бии белгәне дә, белмәгәне дә. Фойеда бу тамашаны бик оста оештыручы моклокалы Гализә ханым Кукаева белән химиклар шәһәреннән булган Зөһрә ханым Абдулинаның азартына, кочкопожарлы Азат Жиһаншинның туң йөрәкләрне дә җилкендерерлек итеп уйнаганына кушылып күңел ачты халык.

Әйе, илебездәге соңгы вакыйгалар сәбәпле, кешеләр гел кайгырып, гел күңелсез хәбәрләр генә ишетеп арганга, җаннар ял сорагангамы, барысы да кушылды – җырлады да, биеде дә. Ул арада чакырылган бар артистларыбыз да килеп җиткән иде, Аллаһыга мең шөкер.

Халык залга агылды, урыннар җитмәде, стена буйлап өстәмә урындыклар тезелде. Ә оештыручылар өчен моннан да күңеллерәк тагын ни бар, аеруча эш көнендә, урамда карлы яңгыр явып торганда?!

Сәхнәдәге программаның барысының да күңеленә хуш килүенә бер генә минутка да шикләнү булмады. Марий Эл кунаклары, үзебезнең Кочко-Пожар, Петрякс, Татар Моклокасы, Уразавыл һәвәскәрләре, шәhәребездәге яшь үзешчәннәр – барысының да сынатмаячагын алдан беләбез.

Бер дигән, сыналган алып баручыларыбыз Зөлфия Сәмиуллина белән Нуршат ? чакыруына артистлар бер-бер артлы сәхнәгә чыга торды – матур-матур җырлар, борынгы да, заманча да биюләр башкарды, төрле музыкаль инструментларда да уйнады. Бәлки, Рәшит абый дәрәҗәсенә җитәрлек тә булмагандыр, тик барысы да шундый ихлас, шундый ышандыргыч иде. Тамашачыларга бер генә минутка да күңелсезләнергә бирмәде артистларыбыз. Зал һәрбер чыгышны шундый җылы кабул итте, кыскасы, рәхәтләнделәр инде алкышлап, кушылып җырлап-биеп. Ә “Нижгарочка” кызларыбыз бу көнне сәхнәгә чыккан һәркемгә Диплом белән истәлекле бүләкләр тапшыра торды.

Казан кунакларыбыз, чынбарлыкта, милли бәйрәмебезнең бизәге булды. Кызганыч, вакыт кысынкырак иде, шулай да алар үзләренең бик матур чыгышлары белән безнең артистларның да, тамашачыларның да күңелен иң югары ноктага җиткерә алды.

Шулай итеп, фестивалебез бер тында, искиткеч кызык, күңелле булып узып та китте. Шунысы рәхәт – ул көтелгәнгә караганда яхшырак узды. Ә бу бары тик безнең уртак тырышлык белән, катнашырга теләк белдергән артистлар, аларны карарга килгән тамашачылар аркасында гына мөмкин булды. Бик зур рәхмәт аларга!

Форсаттан файдаланып, аерым рәхмәтләрне өлкә татар автономиясенең даими партнер-дуслары – Рамил Абдуллин, Дамир Юсипов гаиләләренә, Гөлсем Алиева, Зәйтүнә Богданова, Ринат Черкасов, Зөлфия Салиховага, инде беркайчан да читтә калмаучы яшь активистларыбыз – Лиана, Әлфия, Мансур, Элина, Айдар, Адилә, Динара, Алиягә һәм аларның әти-әниләренә аерым рәхмәтебез. Аеруча ярдәмчел, тынгы белмәс кызларыбыз Камилә, Аиша һәм Венерага таякның авыр башы төште, әмма ләкин алар сынатмады! Шулай итеп, без барыбыз бердәм һәм бары тик бергә булганга гына булдырдык!

Автономия җитәкчеләре Мирзәхләм Абдулганиев, Тимур Шәрәфутдинов, Валерий Камальдинов аерым мактауга лаек. Алар бар идеяләрне күтәреп алып, башкарып чыгарга бик нык булыша. Гомумән алганда, совет әгъзаларының тату hәм бердәм булуы үзенең нәтиҗәләрен бирә. Активистларыбыз командасы да нык, алар hәрчак ярдәмгә әзер.

Шунысын да билгеләп үтми булмас – быелгы регионара фестивалебез Түбән Новгород администрациясе каршындагы «Ачык Нижний» проекты ярдәмендә тормышка ашырылды. Аларга да, мәдәният hәм социаль коммуникацияләр департаментларына да, Бөтендөнья татар конгрессына да рәхмәтләребезнең зурысы.

Татар халкы артисты Рәшит абый Ваһаповка багышланган бәйрәм артта калды. Ә киләсе атнада бөек шәхесебезнең юбилей елы кысаларында оештырылачак зур концерт Рәшит абый кайчандыр хезмәт кылган Петрякс авылында булачак. Керү бушлай. Килми калмагыз, нижгарлылар, профессиональ артистларны тыңлап, ләззәт алыгыз!

Зилә АХМАДУЛЛИНА,

өлкә татар автономиясе советы әгъзасы.

Түбән Новгород.

 

Катнашучыларның хис-кичерешләре

Шәхсән безнең команда бу көнне фойеда самавыр чәе, татар халык ашлары, үзенчәлекле савыт-саба, милли костюмнар белән искиткеч күргәзмә оештырды. Теләге булган һәркем милли киемнәргә киенеп, истәлеккә фотога төште. Чәкчәк, кош теле, күптән онытылган цигелдәк, пәрәмәч һәм өчпочмакларыбызны да авыз итүчеләр күп булды. Олы яшьтәге бер ханым: “Ерак балачагыма кайткандай булдым, цигелдәкне әни мичтә бәйрәмнәрдә һәм балаларның туган көнендә генә пешерә иде, чөнки ул елларда һәр гаиләнең ничек яшәгәнен үзегез дә беләсез”, – диде.

Шушы матур бәйрәмгә бару мөмкинлеге тудырган, уңайлы автобус биргән өчен  шәһәр администрациясенә, шәхсән мэр Иван Носковка олы рәхмәт белдерәбез. Төбәк татарлары өчен кирәкле һәм файдалы булган әлеге чараны оештыручыларга, аеруча тынгы белмәс Зилә ханым Ахмадуллинага рәхмәтләрнең олысы. Аның тырышлыгы, барыбызны да якынайта белүе һәм, әлбәттә, бүләкләре өчен аерым рәхмәт.

Зөһрә АБДУЛИНА. Дзержинск.

Рәшит Ваһаповка багышланган татар иҗаты фестиваль-концерты бик әйбәт килеп чыкты. Өч сәгать дәвамында артистлар матур чыгышлары белән сөендерде. Тулаем алганда, фестивальдә утыздан артык иҗади номер башкарылды – татар халык көйләре яңгырады, һәвәскәрләр төрле музыка кораллары – гөслә, баян, гармун, варганда уйнап күрсәтте, төрле төбәкләрдән килгән өлкәннәр һәм балаларның иҗат коллективлары матур бию һәм театральләштергән үзенчәлекле номерлар белән чыгыш ясады. Ә фестиваль башланыр алдыннан фойеда кунаклар өчен традицион милли уеннар һәм сыйлар әзерләнгән иде.

Ерак юлны якынайтып килгән артистларга – афәрин! Күңелне күтәреп җибәрделәр! Эш көне булуга карамастан, зал тутырып, алкышлап утырган тамашачыларга – зур хөрмәт! Ә инде иң дә зур рәхмәтләребезне, әлбәттә, бу бәйрәмне оештыручыларга, Зилә ханыма белдерәм, чөнки мондый эшләрне башкарырга, барысы да шулай яхшы килеп чыксын өчен күп көч, тырышлык, батырлык куярга кирәк. Молодцы! Шундый чараларны тагын көтеп калабыз!

Нәсимә МӨБИНОВА.

Түбән Новгород-Татар Моклокасы.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*