tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чүпрәле районы «Ак калфак» оешмасы әгъзалары «Һәр җәүһәрдә​ –​ халкым тарихы» чарасы уздырдылар
Чүпрәле районы «Ак калфак» оешмасы әгъзалары  «Һәр җәүһәрдә​ –​ халкым тарихы» чарасы уздырдылар

Чүпрәле районы «Ак калфак» оешмасы әгъзалары «Һәр җәүһәрдә​ –​ халкым тарихы» чарасы уздырдылар

8 апрельдә​Ульяновск өлкәсе «Ак калфак» оешмасы әгъзалары чираттагы күчмә​ утырышта булып кайттылар.​ Бу юлы  Чүпрәле районы «Ак калфак»​ оешмасы әгъзалары «Һәр җәүһәрдә​ –​ халкым тарихы»​ дигән бик тә​ эчтәлекле,​ күңелле очрашу оештырган иделәр.​

Чарада Татарстан районнарыннан,​ Чувашия республикасыннан һәм​ ​ Ульяновск өлкәсеннән гүзәл затларыбыз катнашты.​ Чүпрәле районы “Ак калфак”оешмасы җитәкчесе Гөлфия Яфизова килгән кунакларны җылы каршы алып, төрле чараларда озатып йөрде. Бәйрәм чаралары һәркемнең күңеленә хуш килерлек итеп оештырылган иде. Чүпрәледә халкыбызның​ энҗе-мәрҗәннәрен бөртекләп җыеп, киләчәк буынга тапшырып калдыру​ өстендә​ зур эшләр башкаралар икән.​ Гореф-гадәтләрне саклап калу​ юнәлешендә​ ​ күргәзмәләр оештырылган иде: чиккән намазлык,​ сөлгеләрнең​ ниндие генә​ юк​ анда!​ Биредә без бергәләп​ халкыбызның борынгы ядкаре​ булган дисбе тезү серләрен дә өйрәндек.​

Районның​ «Туган як» музее​ байлыгы да һәркемне сокландырды.​ ​ Музейда Тәтеш районы хатын-кызларын әйдәп баручы​ Римма Гомәр кызының әнисе Сара апа истәлегенә багышланган экспозицияләр белән танышу да нур өстенә нур булды. Ишледә ул үз акчасына төзеткән күпер буыннар бәйләнешен, рух бердәмлеген күрсәтүче билге булып санала.

“Һәр җәүһәрдә​ – халкым тарихы” дип исемләнгән концерт программасы дәртле биюләр, моңлы​ җырлар белән үрелеп барды. Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Рәис кызы үзенең йомгаклау сүзендә әлеге чарага югары бәя бирде һәм халкыбызның традицияләрен, телен саклап калу өстендә эшләгән җитәкчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Ульяновск өлкәсе “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе

Кәримә Алиуллина

“Өмет” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*