tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: нинди ризык ул талкан?

ВИДЕО: нинди ризык ул талкан?

Туган тел һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, этнодәрес кысаларында, Яңа Чишмә районы Чертуш авылы мәдәният йортының музеенда балаларга  татар халкының борынгы ризыгы – талкан пешерү серләрен өйрәттеләр. Талканны сугыш чоры баласы – Гаризова Наилә апа күрсәтте.

Наилә апа, күп балалы гаиләдә туып – үсә, бар гомерен хезмәткә багышлый, Гомәр абый белән 5 бала тәрбияләп үстерделәр, аларның 12 онык һәм 12 оныкчыгы бар. Бердәм, дус – тату булып яшиләр. Наилә апа, хәзер дә эшсез тормый, өйдә төрле әйберләр бәйли, тәмле ризыклар пешерә. Ризыклар арасында, татар халыкының борынгы ризыгы-талкан әзерләүне ул кечкенә чагыннан хәтерләп, саклап килгән.

Укучылар, аның бу ризыкны ничек әзерләгәнен карап торды, сугыш чорында балаларның бик авыр тормыш иткәннәре хакында сөйләгәнен тыңладылар. Талкан, әзерләү өчен сыер мае, су һәм тарттырылган ярма (солы, арпа, бодай), шуларны кушып, бераз тоз салып, тиз арада пешереп аласың. Бик борынгы төрки кабиләләрдән калган бу ризык, сугыш вакытында күп кешеләрне ачлыктан саклаган. Милли ризыкларыбыз онытылмасын, буыннар чылбыры өзелмәсен, авылыбыз тарихы яшәсен!

Яңа Чишмә районы

Чертуш авылы мәдәният йорты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*