tatruen
Баш бит / Яңалыклар / COVID-19 га каршы көрәш: Татарстан табиплары Казахстанга ярдәм күрсәтәләр
COVID-19 га каршы көрәш: Татарстан табиплары  Казахстанга ярдәм күрсәтәләр

COVID-19 га каршы көрәш: Татарстан табиплары Казахстанга ярдәм күрсәтәләр

Июльнең икенче айның яртысында Казаннан Көнчыгыш Казахстан өлкәсенә COVID 19 коронавирусы белән көрәшүдә ярдәм итәргә килгән табиплар төркеме эшләде. Татарстан белгечләре  делегациясе Казахстанның 30 дәваханәсендә булып, вируска каршы тору, авыруларга диагноз кую һәм дәвалау ничек алып барылганын  киңәшләр бирде. Бу мөһим гуманитар акция Казахстан белән Россия хезмәттәшлеге кысаларында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Көнчыгыш Казахстан өлкәсе акиме Даниял Әхмәтов арасындагы килешү нигезендә оештырылды.

Татарстанның Казахстандагы тулы хокулы вәкиле Денис Вәлиев табиплар төркеменең Көнчыгыш Казахстан районнары буйлап  сәяхәтен оештырып, эпидимия шартларында үткән бу сәфәрнең  имин һәм нәтиҗәле үтүен тәэмин итте. Казан табиплары Казахстан буйлап барлыгы 3600 километр юл үттеләр. Алар район-шәһәрләрдәге дәваханәләр эшчәнлеген өйрәнделәр,кирәк булганда методик ярдәм күрсәттеләр.

“Кайда нинди дәвалау ысулларын куллану турында  Казахтан табиплары белән   киңәш тоту,  ике якка да файдалы булды,”- дип белдерде Татарстан табиплары төркеменең җитәкчесе, медицина фәннәре кандидаты Марсель Миннулллин. 30-31 июльдә, Көнчыгыш Казахстанга барган делегация Казанга кайтты. Шул ук вакытта Татарстан табипларының икенче төркеме Казахстанның Җамбыл өлкәсе акиматы һәм Рөстәм Миңнеханов килешүе буенча шул өлкәдәге  дәваханәләргә ярдәм итәргә эш сәфәренә китте. Җамбыл өлкәсенең сәләмәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Марат Жуманкулов Татарстан табипларының вируска каршы көрәш тәҗрибәсе Казахстан  өчен бик файдалы дип саный.

Казахстанның Җамбыл өлкәсенә киткән табиплар

Казанның “Мавыктыргыч фән һәм техника”  үзәге  Казахстанга вируска каршы чараларды кулланыла торган битлекләр, фильтрлар һәм башка җиһалар, балалар дәваханәсенә кирәкле иҗади уенчыклар  җибәргән. Казахстан ягы Татарстан белгечләре ярдәме өчен рәхмәт белдерә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*