tatruen
Баш бит / Яңалыклар / COVID-19 вакцинасын эзләү белән шөгыльләнүче татарлар хакында гарәп матбугаты язды
COVID-19 вакцинасын эзләү белән шөгыльләнүче татарлар хакында гарәп матбугаты язды

COVID-19 вакцинасын эзләү белән шөгыльләнүче татарлар хакында гарәп матбугаты язды

«Вектор» фәнни үзәге генераль директоры Ринат Мәксутов һәм вакцина уйлап табу белән шөгыльләнүче галим Илназ Иматдинов турында гарәп интернет-басмалары язган. Бу хәл «Россия 1» каналында Наилә Аскер-заденың «Куркыныч вирус-2» фильмы чыкканнан соң булды. Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайтында шул хакта хәбәр ителә.

Әйтик, «Русиял-Яум»га сылтама белән «Аш-Шарк» гарәп газетасы бөтен дөнья коронавирусның яңа төре белән көрәшкәндә, 30 яшенә дә җитмәгән Россия галиме Илназ Иматдинов COVID-19ка каршы вакцина уйлап таба алуын яза. Алга таба басма Иматдиновның биографиясеннән детальләр китерә һәм аны яңа типтагы коронавируска каршы вакцина уйлап табу белән шөгыльләнүче төп кеше атый.

Гарәп телендәге «Букраа Ахля» сайты Илназ Иматдиновның дуслары сүзләрен китерә. Алар яшь галим беркайчан да үз эше турында сөйләмәвен, аның ябык типтагы яшерен диярлек учреждениедә эшләвен әйтәләр. «Илназ үзе бик тыйнак һәм сизгер егет. Аның COVID-19ка каршы вакцина уйлап табуы турындагы яңалыкны без телевидение аша гына белдек», — диләр алар.

«Аль-Роя» Оман басмасы хәбәр иткәнчә, Илназ Иматдинов Татарстанда туган, 24 яшендә «Рифт үзәне бизгәге вирусының иммунодоминант аксымнарын кодлаучы ясалма геннарны конструцияләү һәм клонлаштыру» темасы буенча диссертация яклаган. Хәзерге вакытта яшь галим Новосибирск өлкәсендә «Вектор» вирусология һәм биотехнология фәнни үзәгендә эшли.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*