tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дамир Фәттахов булачак журналистларга: «Чын журналистика алтынга тиң»
Дамир Фәттахов булачак журналистларга: «Чын журналистика алтынга тиң»

Дамир Фәттахов булачак журналистларга: «Чын журналистика алтынга тиң»

Татарстан Республикасы  Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов белән  «Алтын каләм – Золотое перо» XXVI Республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале катнашучылары катнашындагы пресс-конференция үтте. Министр булачак журналистлар белән  республиканың яшьләр сәясәте турында сөйләште, каләмчеләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Дамир Фәттахов барлык финалистларны сәламләде һәм әлеге уңышның бөтен кешегә дә елмаймавын билгеләп үтте. «Сезнең бүген монда булуыгыз – үзе җиңү. Иң мөһиме, агымдагы вакыйгалар сезгә көчле мотивация бирсен, киләчәктә теге яки бу профессиядә үз-үзегезне эзләүдә ныклы фундамент булсын, шәхес буларак үсүегезгә йогынты ясасын иде», – диде министр.

Министр медиасферада профессионаллар эшләүнең әһәмиятен искәртеп үтте.Спикер әйтүе буенча, бүгенге көндә һәркем – массакуләм мәгълүмат чарасы.

«Чын журналистиканың асылы максималь объективлыктан гыйбарәт. Агымда булган һәр субъектка сүз бирергә кирәк. Сезнең бурычыгыз исә вакыйганы гадел, һәвәслексез тасвирлап бирү. Бу эштә, яшереп тормыйм, кыенлыклар килеп чыга. Чын журналистика ул алтынга тиң», – дип бүлеште Дамир Фәттахов.

Соңыннан спикер сөйләшүне сорау-җавап форматына күчерергә тәкъдим итте.

Катнашучылар актив булдылар һәм алдан ук яшьләр лидерының игътибарын җәлеп итү өчен махсус плакатлар әзерләделәр, җитди сораулар бирделәр, үз тәкъдимнәре белән чыгыш ясадылар.

Мисал өчен, балалар министрдан «Яшьләр – ул…» җөмләсен дәвам итүне сорадылар.

Яшьләр – ул мөмкинлекләр, эмоцияләр һәм энергия. –   Яшьләр – ул стандарт булмаган һәм креатив! – дип җавап кайтарды Дамир Фәттахов.

Катнашучыларның берсе иҗади юнәлешләр буенча югары белем бирү системасының кайчан җайга салынуы белән кызыксынды, тагын бер яшь журналист муниципалитет исеменнән бик мөһим мәсьәләне күтәрде. Шулай ук яшь каләмчеләрне Татарстанда яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру өчен республика бюджетыннан күпме акча бүлеп бирелүе кызыксындырды. Бер сәгать эчендә министр күптөрле сорауларга җавап бирде һәм балаларның тәкъдимнәрен тыңлады, шулай ук үзенең яшьлек еллары белән бүлеште..

Очрашу ахырында Дамир Фәттахов яшь каләмчеләргә үзләренең хезмәт вазифаларында объектив һәм профессиональ булуларын теләде.

minmol.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*