tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дан орденының тулы кавалеры
Дан орденының тулы кавалеры

Дан орденының тулы кавалеры

1 нче Украина фронты 59 нчы армиянең 245 нче укчылар дивизиясе элемтә ротасының бүлекчә командиры Дәвли Киям улы Киямов 1923 елның 10 маенда Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районы Папау авылында туа.

1942 елның февралендә Кызыл Армия сафларына чакырыла. Шул ук елның апрелендә фронтка озатыла. 2 нче Балтыйк буе һәм 1 нче Украина фронтлары составында фашистларга каршы сугыша, илебезнең көнбатыш өлкәләрен, Латвия, Польша җирләрен дошманнан азат итүдә катнаша.

1257 нче укчылар полкының элемтә ротасы өлкән телефонисты ефрейтор Дәвли Киямов 1944 елның 10-11 мартында Псков өлкәсенең Пустошки районы Норкино авылы тирәсендә барган каты сугыш вакытында дошманның көчле уты астында линиядәге 13 өзеклекне төзәтә һәм шул рәвешле полк штабы белән тотрыклы элемтәне тәэмин итә. Яраланса да, сугыш кырыннан китми. Сугышта күрсәткән батырлык һәм кыюлык үрнәге өчен 1944 елның 28 мартында Дәвли Киям улы Киямов 3 нче дәрәҗәле Дан ордены белән бүләкләнә.

1944 елның августында Латвиянең Мадоны районы Ляудон торак пунктыннан төньяк-көнчыгыштарак Айвиексте елгасын кичкән чакта Дәвли Киямов линиядәге 10 өзеклекне төзәтә. Яралы булуына карамастан, полк командиры күзәтү пунктының укчылар подразделениесе белән элемтәсен тәэмин итүне дәвам итә. Сугышта күрсәткән батырлык һәм геройлык үрнәкләре өчен, удар армиясенең 3 нче санлы приказы нигезендә, ефрейтор Дәвли Киям улы Киямов 2 нче дәрәҗәле Дан ордены белән бүләкләнә.

1945 елның 14 февралендә 901 нче укчылар полкының элемтә ротасы бүлекчә командиры сержант Дәвли Киямов Краков шәһәре тирәсендә дошманның оборонасын өзгән вакытта фашистларның көчле уты астында элемтә линиясендәге 20дән артык өзеклекне тиз арада төзәтә. СССР Верховный Советы Президиумының 1945 елның 10 апрелендә дөнья күргән Указы нигезендә, немец-фашист илбасарларына каршы сугышта командованиеның заданиеләрен үрнәкле үтәгән өчен сержант Дәвли Киям улы Киямов 1 нче дәрәҗәле Дан ордены белән бүләкләнә. Шулай итеп, курку белмәс, тәвәккәл һәм кыю милләттәшебез Дан орденының тулы кавалеры дигән мактаулы вә дәрәҗәле исемгә лаек була.

1945 елда старшина Д.К.Киямов СССР Кораллы Көчләре сафларыннан демобилизацияләнә. Шул ук елны ВКП(б) – партия сафларына керә. Туган авылы Папауга кайтып, утлар-сулар кичкән фронтовик җирле күмәк хуҗалыкта комбайнер һәм трактор бригадасы бригадиры булып эшли. Сугыштан соңгы еллардагы тырыш, намуслы хезмәте өчен 1 нче дәрәҗәле Ватан сугышы ордены, “Знак Почета” ордены һәм төрле медальләр белән бүләкләнә.

Дәвли ага Киямов 2004 елның 29 июнендә вафат була. 2006 елның июлендә Папауда Дан орденының тулы кавалеры истәлегенә һәйкәл – бюст куелды.

Чардаклы районының балаларга өстәмә белем бирү үзәге

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*