tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данил Нурыйханов 50 яшьлек юбилей чарасын үткәрде
Данил Нурыйханов 50 яшьлек юбилей чарасын үткәрде

Данил Нурыйханов 50 яшьлек юбилей чарасын үткәрде

Бүген, 18 ноябрь, Башкортстан Республикасының халык артисты, Туймазы татар дәүләт драма театры артисты Нурыйханов Данил Мокыйм улы гомер бәйрәмен – 50 яшьлек юбилей чарасын үткәрде.

Биредә “Мин теремен икән әле” спектакле уйналды. Әлеге Мостай Кәримнең хәтирәләренә нигезләнеп куелган спектакльдә төп роль булган Мостай Кәрим ролен Данил Нуриханов башкарды. Спектакльдән соң артистны юбилее белән котлау тантанасы булды.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев катнашты. Ул куналарны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм Данил Нурыйхановка Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медален тапшырды.

Шулай ук тантанада Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов та катнашты.

Нурыйханов Данил Мокыйм улы Туймазы татар дәүләт драма театрында 1991 елда эшли башлый. Актер һәрвакыт үз персонажларының характерларын төгәл белә, аларның эчке дөньясын тулысынча ача белә. Данил Мокыйм улының юмарт таланты, сирәк очрый торган сөйкемлелеге һәм гаять зур эчке энергиясе меңләгән кешеләрнең йөрәкләрен яулый. Моңа ачык мисал: Т. Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» комедиясендәге Әлмәндәр образы. Данил Мокыйм улына 2022 елда Башкортстан Республикасының халык артисты исеме бирелә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*