tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада “Идел” халыкара башкорт һәм татар җыры фестивале узды
Уфада “Идел” халыкара башкорт һәм татар җыры фестивале узды

Уфада “Идел” халыкара башкорт һәм татар җыры фестивале узды

Бүген, 18 ноябрь, Уфада  “Идел” халыкара башкорт һәм татар җыры фестивале узды. Фестивальдә татар һәм башкорт телләрендә җырлаучы сәнгать югары уку йортлары студентлары һәм аны тәмамлаучылар халык, эстрада, академик һәм автор җыры номинацияләрендә катнаштылар.

Бәйрәм кунакларын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде һәм «Фармленд» ширкәте  генераль директоры, иганәче Аделя Кальметьевага Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медален. Шулай ук Данис Шакиров “Идел” халыкара башкорт һәм татар җыры фестиваленең төп оештыручысы Лилия Әхмәтовна Бадамшинага зур рәхмәтләр җиткерде.

Фестивальнең максаты – башкорт, татар халык һәм эстрада җырларын пропагандалау, шулай ук Россиянең башка төбәкләре һәм чит илләрдә яшәүче башкаручылар, җыр авторлары белән иҗади элемтәләр урнаштырудан гыйбарәт.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*