tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данил Салихов Гаяз Исхакый премиясе ни өчен Тулай Дуранга тапшырылачагын аңлатты
Данил Салихов Гаяз Исхакый премиясе ни өчен Тулай Дуранга тапшырылачагын аңлатты

Данил Салихов Гаяз Исхакый премиясе ни өчен Тулай Дуранга тапшырылачагын аңлатты

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Гаяз Исхакый премиясе быел ни өчен Гаяз Исхакый исемендәге “Идел-Урал” вакыфы җитәкчесе, төрек галимәсе Түлай Дуранга тапшырылачагын аңлатты. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде.

“Премияне Түлай Дуранга бирергә кирәк дигән фикер Гаяз Исхакыйга багышланган фәнни-гамәли конференциядә тәкъдим ителде. Миңа ТР Фәннәр академиясеннән бу эшне бергәләп эшләү тәкъдиме килде. Мин язучыларның идарә утырышында бу мәсьәләне күтәреп чыктым. Мәдәният министры Ирада Әюпова белән яңадан өстәмә бер кешегә бирергә кирәк дип сөйләштем”, – диде Данил Салихов.

Түлай Дуран татар әдәбияты классигы, танылган публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның 312 берәмлектән торган архивын Татарстанга тапшырган.

Салихов сүзләренчә, положение буенча премия язучыларга гына бирелергә тиеш. Ләкин моңарчы да, искәрмә буларак, премия Камал театрының элекке директоры Шамил Закировка бирелгән булган. Чөнки ул Гаяз Исхакыйның туган авылында чаралар уздыруны башлап, оештырып йөрүче булган.

“Түлай Дуран Гаяз Исхакыйның бик күп мирасын кайтарган. Шуңа күрә ул аңа лаек”, – диде Язучылар берлеге рәисе. Гаяз Исхакый премиясе быел шулай ук татар язучысы, драматург Рәдиф Сәгъдиевкә дә тапшырылачак.

Гаяз Исхакый премиясе 1991 елдан бирле ел саен иң күренекле әдәби әсәрләр, әдәбият тарихы һәм теориясе буенча китаплар, милләтнең рухи байлыгын үстерүгә ярдәм итүче классикларны бастыру хезмәтләре һәм актив иҗтимагый-сәяси эшчәнлек өчен бирелә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*