tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү педагогика университетында Г.Тукай исемендәге Татарстан якташлык җәмгыяте ачылды
Мәскәү педагогика университетында Г.Тукай исемендәге Татарстан якташлык җәмгыяте ачылды

Мәскәү педагогика университетында Г.Тукай исемендәге Татарстан якташлык җәмгыяте ачылды

Мәскәү педагогика университетында Г.Тукай исемендәге Татарстан якташлык җәмгыяте ачылды. Чараны югары уку йортында зурлап билгеләп үтелгән Халыкара туган тел көненә багышладылар. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«УКЫтучы»/ «УЧИтель» якташлык җәмгыятенең максаты татар студентлары һәм Татарстанда туып үскән татарларны берләштерү; татар халкының традицияләре һәм мәдәнияте, татар яшьләр оешмалары белән таныштыру; татар халкы, мәдәнияте һәм әдәбияты турында белем туплау һәм ныгыту; студентларда татар телендә аралашу күнекмәләре формалаштыру, туган телне саклау һәм популярлаштырудан (һ.б.) гыйбарәт.

Клубны оештыру башлангычы белән «Рус филологиясе» магистратурасы студенты Әдилә Зәбирова чыккан. Аны якташлык җәмгыятенең җитәкчесе итеп тә билгеләгәннәр. Быел ул «Татар филологиясе» программасы буенча магистратурага керергә ниятли.

Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин искәрткәнчә, башкаладагы сигез югары уку йортында Татарстан якташлык җәмгыятьләре эшләп килә инде.

«УКЫтучы»/ «УЧИтель» клубы әгъзалары татар телендә шигырьләр укыды, «Мин яратам сине Татарстан!» җырын башкарды. Университет фойесында бәйгеләр һәм мастер-класслар оештырылган иде. Студентлар төрле халыкларның мәдәни үзенчәлекләре һәм традицияләре белән танышты.

 

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*