tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров эш сәфәре белән Сочи шәһәрендә
Данис Шакиров эш сәфәре белән Сочи шәһәрендә

Данис Шакиров эш сәфәре белән Сочи шәһәрендә

20 нче декабрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эш сәфәре белән Сочи шәһәренә килде. Биредә аны шәһәрнең Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Алик Уразаив каршы алды.

Бүген Сочи шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясенең 2023 нче елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалачак. 2023 елда автономия эшчәнлеге мәдәни һәм мөһим социаль характердагы вакыйгаларга бай булды. Автономия вәкилләре шәһәр һәм төбәк иҗади конкурсларында һәм спорт ярышларында призерлар булдылар, шәһәр бәйрәмнәрендә катнаштылар, хәйрия һәм социаль акцияләр оештырдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*