tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Башкортстан Республикасына бара
Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Башкортстан Республикасына бара

Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Башкортстан Республикасына бара

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Башкортстан Республикасына бара.

2 декабрь көнне  ул Кушнаренко авылында Бөек Ватан сугышында фашистларга каршы сугышкан партизан отрядларын оештырган легендар шәхес Даян Мурзинга һәйкәл ачылу тантанасында катнашачак.

Даян Мурзин Башкортстанның Бакалы районындагы Иске Балыклы дигән татар авылында туып үсә. Кушнаренко авылындагы педагогия училищесын тәмамлагач, туган авылындагы мәктәптә укыта башлый ул. Әмма, Икенче бөтендөнья сугышы башлануга, 17 яше генә тулган егет, үз теләге белән, фронтка китә. Курку белмәс татар егете, сугышның башыннан азагынача диярлек, партизаннар отрядларына җитәкчелек итә. Даян Мурзин сугыштан соң Чехословакиянең Милли батыры исеменә лаек булган иде. Атаклы шәхес Чехиянең “Зур хезмәтләре өчен” тәре-ордены белән бүләкләнде. Даян Мурзин хакында китаплар язылды, фильмнар төшерелде, пьесалар сәхнәләштерелде. 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*