tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Түбән Кама шәһәрендә
Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Түбән Кама шәһәрендә

Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Түбән Кама шәһәрендә

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров Түбән Кама шәһәрендә узучы чараларда катнаша. Татарстан Президенты каршындагы татар телен үстерү һәм саклау мәсьәләләре буенча комиссия җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм татар зыялылары белән берлектә, ул шәһәрдә урнашкан бөек шагыйребез Г. Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.

Бүген биредә Түбән Кама районыннан чыккан танылган шәхесләр һәм Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатларына багышланган күргәзмә ачылды. Ул шагыйрь исемен йөртүче китапханәдә урнашкан. Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров ачылыш тантанасында катнашты.

Шулай ук шәһәрнең 2 нче номерлы гимназиясендә булып,  ул биредәге белем бирү эшчәнлеге белән таныша.  “Ихлас” рухи-әһлакый тәрбия бирү үзәгендә дә татар зыялылары катнашында очрашу узды. Анда сүз телебезне саклау, яшь буынга милли тәрбия бирү хакында бара.

Бүген Түбән Кама шәһәрендә “Җидегән чишмә” әдәби-музыкаль берләшмәсе оештырган “Шушы җирдән, шушы туфрактан без” дип исемләнгән кичә уза. Данис Шакиров әлеге чарада да катнашачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*