tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Кулаткы төбәге миллилекне саклап яши
Иске Кулаткы төбәге миллилекне саклап яши

Иске Кулаткы төбәге миллилекне саклап яши

Иске Кулаткы районының җирле татар автономиясе менә ике ел рәттән инде өлкә күләмендә матур, масштаблы чаралар үткәреп килә. 2019 елда Ульяновск өлкәсендә игълан ителгән Халыклар бердәмлеге елы кысаларында “Дуслык такыясы” – “Венок дружбы” дигән күләмле чара узды. Анда регионның бик күп районнарыннан иҗат коллективлары катнашып, өлкәдә төрле милләт вәкилләренең дуслыкта, татулыкта аңлашып яшәү үрнәген чагылдырдылар. Район үзәгендә урнашкан Х.А.Аблязов исемендәге тарих һәм туган якны өйрәнү музее базасында Халыклар дуслыгы йорты ачылды.

2020 елда Иске Кулаткы районында татар телендә чыгып килүче бердәнбер матбугат чарасы – “Күмәк көч” газетасына 90 ел тулу уңаеннан “Милли матбугат басмалары фестивале” – “Фестиваль национальных СМИ Ульяновской области” дигән иҗади очрашу оештырдык. Анда өлкәбездә милли телләрдә нәшер ителүче “Канаш”, “Ялгат” һәм “Өмет” газеталары вәкилләре чакырулы иде. Ә Самара өлкәсенең “Бердәмлек” газетасы, Казан газета-журналлары, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче татарлар тормышын яктыртучы Бөтенроссия “Татарлар” газетасы журналистлары әлеге чарада онлайн режимында катнаштылар. Әлбәттә инде, финанс яктан ныклы нигез булмаса, мондый зур чараларны үткәрүе мөмкин булмас иде. Аларны без проектлар яклап откан грантлар хисабына уздырдык.

Милли мәгариф үсеше бүгенге көндә иң актуаль проблемаларның берсе булып санала. Без яшь буынны гаилә, балалар бакчасыннан алып ана телендә тәрбияләү, милли тәрбия бирү бурычы куябыз. Баланың дөньяга карашы, үз-үзен тотышы, дусларына, туган теленә мөнәсәбәте гаиләдә формалаша башлый һәм балалар бакчасында, мәктәптә дәвам итә. Иске Кулаткы районында ике балалар бакчасы һәм алты мәктәптә мәктәпкәчә төркем эшли. Аларда барлыгы 244 сабый тәрбияләнә. Шушы балалар бакчаларында балаларга Ульяновск өлкәсе, туган як турында мәгълүмат бирү, халкыбызның гореф-гадәтләре белән таныштыру эшләре алып барыла. Шулай ук балаларны милли региональ компонент белән таныштыру өчен уңай шартлар тудырылган. “Гөлчәчәк” һәм ”Чишмә” балалар бакчаларында татар халкының милли бизәкләре белән таныштыру ниятеннән кечкенә музейлар ачылды.

Агымдагы елда Иске Кулаткыда Сабан туе 13 июньгә планлаштырылган. Аны оештыру эшләрен башлап җибәрдек инде. Бу бәйрәм чарасы 2022 елда өлкәбездә узачак федераль Сабан туена әзерлек булачак. 2020 елның сентябрь аенда, чикләүләр йомшартылгач, барлык саклык чараларын үтәп, районыбызда Татар теле һәм мәдәнияте көннәре үткәрелде. Анда өлкә татар автономиясе, Татар мәдәният үзәге һәм “Өмет“ газетасы вәкилләре шәрәфле кунаклар буларак катнашты. Районыбыз китапханәчеләре авыллар һәм район үзәге халкы белән берлектә бик матур күргәзмә – “Сөлге туе” дигән проект тәкъдим иттеләр. Татар мәдәнияте көннәре кысаларында Иске Кулаткы районының туристик яктан җәлеп итәрлек тарихи урыннарына сәяхәт оештырылды. Ул районыбызның табигый горурлыгы булган Алтын тау, истәлекле изге урын – ишан Хәбибулла Хансөяров нәселе җирләнгән зират белән таныштыру рәвешендә узды. Яңа Кулаткы авылында искиткеч кеше – Фәргать Нуряев яши. Ул үзенең өендә һәм йортында районыбызда яшәүче халыкның элеккеге еллардан алып бүгенге көнгә кадәр кулланылышта булган көнкүреш әйберләрен җыеп урнаштыра бара.

Җирле татар автономиясе район һәм өлкәнең мөселман дини оешмалары белән тыгыз мөнәсәбәттә торып эшли. Автономия шулай ук балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе белән берлектә укучылар өчен милли спорт төрләре буенча ярышлар үткәрү традициясен башлап җибәрде. Районның китапханәләр фондын китаплар белән тулыландыру, татар теле укытучыларына әсбаплар,  дәреслекләр кайтарту эшләре Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы hәм федераль татар автономиясе ярдәме белән тормышка ашырыла. Районда ярты гасырдан артык халык театры эшли, ветераннар хоры һәм “Гөлшаян” ансамбле оештырылган. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан барлык чаралар да чикләү режимында үткәрелде. Ел саен районда “Туган ягым – мәхәббәтем минем” дигән иҗат фестивале уза. Быел да бу иҗат конкурсы башланып китте. Иске Кулаткы районында яшәүче татар яшьләре буйга җитеп, матур гаиләләр коралар. Узган елда без яшь парның никах туен татар традицияләре буенча үткәрдек. Ә инде бергә тату гомер итеп, 40 ел мәхәббәттә яшәүче гаиләне тантаналы рәвештә тәбрикләп, бүләк тапшырдык.

2021 елга да планнарыбыз зурдан. Милләтебезне үстерү буенча максатчан эшләребезне дәвам итәрбез. Быел безне мөһим кампания  – халык санын алу көтә. Милләтебезне бердәмлеккә өндәп, саклап калу буенча алып барылган эшчәнлегебезне көчәйтеп, исәпкә алуны уңышлы башкарып чыгарбыз дип өметләнәбез.

Лилия БОГДАНОВА,
Иске Кулаткы районы башлыгы, район татар милли-мәдәни автономиясе рәисе

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*