tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Иркутск өлкәсендә репрессияләнгән татарларга куелачак һәйкәл урыны белән танышты
Данис Шакиров Иркутск өлкәсендә репрессияләнгән татарларга куелачак һәйкәл урыны белән танышты

Данис Шакиров Иркутск өлкәсендә репрессияләнгән татарларга куелачак һәйкәл урыны белән танышты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Иркутск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Иркутск районы Пивовариха авылы янында урнашкан мемориал комплекста булды. Әлеге комплекс 1937-1938 елларда репрессия афәтенә дучар булган кешеләр истәлегенә ясалган.

Биредә  төрле милләт вәкилләренең нахакка гаепләнгән 15-17 мең тирәсе кыз-уллары үтерелеп күмелгән. Иркутск өлкәсенең Татар-башкорт мәдәни үзәге әгъзалары һәм аның җитәкчесе Рәмис Солтанов тырышлыгы белән биредә корбан булган 155 татар кешесе турында мәгълүмат тупланган һәм тиешле инстанцияләр тарафыннан  расланган. Комплексны оештыручылар әйтүенчә бүгенге вакытта зыян күргән һәр халык өчен дә аерым һәйкәл урыны билгеләнгән. Якын киләчәктә татарларга да һәйкәл куелачак.

Конгресс җитәкчесен  мемориал комплекс тарихы һәм булачак һәйкәл урыны белән Ушаковский муниципаль округы башлыгы Сергей Сәйфуллин, Иркутск өлкәсе хөкүмәтенең милли сәясәт өчен җаваплы булган идарә җитәкчеләре, Иркутск өлкәсенең Татар-башкорт мәдәни үзәге җитәкчесе Рәмис Солтанов һәм “Мемориал” җәмгыяте әгъзалары таныштырдылар.

Булат Ибраһимов

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*