tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров “Изге Рамазан Кубогы”  турнирын оештыручы Рамил Фазлыев белән очрашты
Данис Шакиров “Изге Рамазан Кубогы”  турнирын оештыручы Рамил Фазлыев белән очрашты

Данис Шакиров “Изге Рамазан Кубогы”  турнирын оештыручы Рамил Фазлыев белән очрашты

2 июнь көнне  Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура Рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Данис Фәнис улы һәм  “Изге Рамазан Кубогы”  турнирын оештыручы Фазлыев Рамил Рәфкать улы белән очрашты.

Мини-футбол буенча  “Изге Рамазан Кубогы”  турнирының төп нәтиҗәләре ясалды. Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 28-30 апрелендә Мәскәүдә мини-футбол буенча беренче Халыкара турнир “Изге Рамазан Кубогы” узды.

Чара спорт мәйданчыкларында халыкара, милләтара һәм конфессияара аралашу өчен платформа булдыруга багышланган иде. Турнирда Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы татар иҗтимагый оешмалары командалары бик актив катнашты. Рамил Рәфкать улы Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегенә әлеге чараны оештыруда актив ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Очрашуда шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зиннәтуллин Разил Ринат улы һәм Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы татар яшьләрендә спортны үстерү өчен җаваплы Вәлиәхмәтов Зөфәр Мөнир улы катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*