tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саранскида волейбол буенча “Мөфтият Кубогы “ узды
Саранскида волейбол буенча “Мөфтият Кубогы “ узды

Саранскида волейбол буенча “Мөфтият Кубогы “ узды

3 июньдә Саранскиның физкультура-сәламәтләндерү комплексында Мордовия Республикасы Мөселманнары диния идарәсе оештырган татар мөселман җәмгыятьләре арасында волейбол буенча унынчы юбилей розыгрышы – «Мөфтият Кубогы» узды.

Турнирда 15 команда катнашты, алар 4 төркемгә бүленде. Уеннар берьюлы ике мәйданчыкта узды.

Беренче урынны имам-мухтасиб Наиль-хәзрәт Халиков яулады. Белозерье авылының “Раджаб” мәчете командасы лаеклы икенче урынны алды. Өченче булып Үзәк Җәмигъ мәчете Аал-Мансур билгеләнде.

Җиңүче команда кубок, диплом һәм 15 000 сум күләмендә акчалата бүләк алды. Финал уенында һәм турнир җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында Мордовия Республикасы спорт министры Александр Владимирович Савилов катнашты. Ул ярышларда катнашучыларны сәламләде, финалист командаларның матур уен күрсәткәннәрен һәм трибуналарның көчле ярдәмен билгеләп үтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*