tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Казанның 2нче татар гимназиясендә шигырь бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләде
Данис Шакиров Казанның 2нче татар гимназиясендә шигырь бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләде

Данис Шакиров Казанның 2нче татар гимназиясендә шигырь бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләде

Бүген, 30нчы апрель көнне, Казан шәһәре Ш.Мәрҗәни исемендәге 2нче татар гимназиясендә, бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көненә багышлап, “Иң үзенчәлекле башкаручы” бәйгесе узды. Бәйге сөйләм телен үстерү һәм әдәбиятка кызыксыну уяту, шигъри сүзнең асылын һәм аһәңен төярга өйрәнүне максат итеп куя.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров бәйгене оештыручыларны һәм катнашучыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм җиңүчеләрне бүләкләде.

Укучыларга планшет, Г.Тукай шигырьләре җыентыгы, “Татар дөньясы” китабы бүләк ителде. Данис Шакиров үсеп килүче нәфис сүз осталарына киләчәчктә дә иҗади уңышлар теләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*