tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Кемерово шәһәрендә Себер геройларына багышланган мемориаль комплексына чәчәкләр салды
Данис Шакиров Кемерово шәһәрендә Себер геройларына багышланган мемориаль комплексына чәчәкләр салды

Данис Шакиров Кемерово шәһәрендә Себер геройларына багышланган мемориаль комплексына чәчәкләр салды

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров эш сәфәре белән Кемерово өлкәсенә килде.

Биредә Данис Шакиров Кемерово шәһәрендә Себер геройларына багышланган мемориаль комплексына чәчәкләр салды.

Һәйкәлгә алып баручы аллея буенда Себер хәрби оешмалары, тылда эшләгән хәрби госпитальләр һәм заводлар исемнәре язылган колонналар урнаштырылган. Аларга шулай ук  Россия Федерациясе Герое, Дан ордены кавалеры, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган 1917 герой-себерлеләрнең исемнәре чокып ясалган. Мемориал каршындагы территория Кузбассның әһәмиятле патриотик чаралар уздыру урыны.

Бүген Кемеревода XXIII Федераль Сабан туена, III Халыкара шахтерлар Сабан туена әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы планлаштырылган. Данис Шакиров әлеге чарада катнашачак.

Исегезгә төшерәбез, Кемерово өлкәсендә XXIII Федераль Сабан туе һәм III Халыкара шахтерлар Сабан туе 2023 елның 30 июненнән 1 июленә кадәр узачак.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*