tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театрында Фәнис Җиһаншаның юбилей кичәсе узды

Камал театрында Фәнис Җиһаншаның юбилей кичәсе узды

3 май Галиәсгар Камал Татар дәүләт академия театрында Татарстан Республикасының атказанган артисты Фәнис Җиһаншаның юбилей кичәсе узды. Программада хезмәттәшләр һәм дуслар котлавы, шулай ук “Көзге кайтаваз” премьерасы тәкъдим ителде. Спектакльдә Фәнис Җиһанша төп рольне башкара.

Юбилярны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин котлады.

Фәнис Җиһаншаның иҗат кичәсе вакытында, аның Татарстан Республикасының халык артисты исеменә лаек булуы игълан ителде.

Фәнис Рәдиф улы Җиһаншин (1972 елның 1 июлендә туган) — татар актеры, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының актеры, Татарстанның атказанган артисты (2012), Россиянең кинематографистлар берлеге әгъзасы. Марсель Сәлимҗанов премиясе лауреаты (2019).

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*